Киләчәк һөнәрләре кире кайтырга

Профессии будущего

Уку һәм белем алу аша без шәхси потенциалыбызны үстерәбез, теге яки бу өлкәдә тиешле гыйлем базасы туплыйбыз, киләчәк һөнәребезгә якынаябыз. Шушы максат белән Сәләт Форумының 1-нче сменасында катнашучылар өчен һөнәр сайларга ярдәм итүче мәйданчыклар эшләде.

«Казанский открытый университет талантов 2.0» оешмасы вәкилләре палаткалы шәһәрчек территориясендә «Киләчәк һөнәрләре» дип аталучы кампус корды. Әлеге мәйданчыкта баланың индивидуаль үсеш планы, аның компетенцияләре каралды. Спикерлар сәлкешләрне киләчәктә кирәк булачак һөнәри сыйфатлар белән таныштырды. Бу, беренче чиратта, Hard Skills – турыдан-туры һөнәри осталыклар; икенчедән, Soft Skills – шәхси сыйфатлар. Бирегә балалар белән эшли белү, үзлектән белем алуга өндәү керә. Һәм, ниһаять, өченчедән – Digital Skills – тәҗрибә, эшчәнлек һәм нетворкинг (аралашу даирәсе).

Тренинглар уен форматында барды. Балалар төрле төркемнәргә бүленеп, һәммәсе дә үз яшендәге идеаль бала биографиясен уйлап табарга тиеш булдылар.  Төп шарт булып өстә күрсәтелгән осталыкларны да кертү торды. Уен барышында аларны һәрдаим камилләштерергә һәм яңалары турында уйлый башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек.

Тагын кампус Форум катнашучыларына төрле һөнәрләрне үзләрендә сынап карарга ярдәм иттеләр. Мисалга, электр җиһазлары монтажнигы, автомобильләр җитештерүче цехның буяучысы, инженер-технолог, механика эшләре слесаре, һ.б.

«Технократия» компаниясе вәкиле Булат Ганиев белән берлектә Форум катнашучылары киләчәк һөнәрләре хакында фикер алыштылар. 

Спикерлар төп акцентны киләчәк һөнәрләренә ясады. Космобиолог һәм космогеолог һөнәрләре әнә шундыйлардан. Алар фикеренчә, бу өлкәдә эшләргә теләүчеләр биология һәм химия белән мәктәп эскәмиясеннән үк мавыгырга тиеш. Космотуризм менеджеры булырга теләсәң дә шушы фәннәрне өйрәнү кирәк. Ә экология белән кызыксынучыларга спикерлар экология катастрофаларын җиңәргә ярдәм итүче белгеч, урбанист-эколог кебек һөнәрләрне тәкъдим итте.

Оратор гуманитарийларны да төшенкелеккә бирелмәскә чакырды. Мәсәлән, цифрлы лингвист яки психолингвист һөнәрләре, робототехника алга киткән җәмгыятьтә бик тә кирәкле булачак. Техник һөнәрләр арасында юристлар да үз урынын табачак. Алар челтәрле юрист яки интеллектуаль милеккә бәя бирүче юрист буларак аталачаклар. Виртуаль дөнья дизайнеры, робопсихолог, имплантлар дизайнеры, яңартылучы энергия инженеры, зур биремнәр аналитигы, молекуляр диетолог, генетик консультант кебек һөнәрләр дә алга китәчәк.

Йомгаклап Булат Ганиев ИТ-технологияләр, инновацияләр һәм ясалма интеллектның һәрдаим үзгәреп торучы дөньясына яраклаша белергә кирәклеген аңлатты. Ихтыяҗлы белгеч булу өчен белемнәрне камилләштереп тору мөһим. Сәлкешләргә ул тормышта үз урыннарын табып, киләчәк һөнәрләрен дөрес билгеләүләрен теләп калды.

Бүгенге җәмгыятьнең таләпләрен өйрәнүне Форумның 2-нче сменасында да дәвам итәчәкбез. Ул Биләрдә 25-30-нчы июль аралыгында узачак. Катнашучы өчен гаризалар биредә кабул ителә.  

Фотоальбом