Программалаштыру – хәзерге заманда кирәкле төп күнекмәләрнең берсе кире кайтырга

Программирование – это базовый и необходимый навык

Катлаулы төшенчәләр турында гади тел белән! IT БИЛӘР ФОРУМ спикерлары сәлкешләрне мәгълүмати технологияләр дөньясы белән нәкъ менә шулай таныштыра. Смена дәвамында IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнеска багышланган мастер-класслар, профильле мәйданчыклар үтә.

«Мәктәптә укыганда, программалаштыруны яратып бетерми идем, ни өчен кирәк икәнлеген дә аңламадым» – ди Зерокодинг университеты техник директоры Денис Мокринский. Әмма хәзер ул – үз һөнәренең чын остасы: веб-дизайнер, программист һәм веб-кушымталар уйлап табучы. Дәресләрендә ул зерокодинг – сайтлар, лендинглар, мобиль кушымталар ясау өчен әзер цифрлы продуктлар булдыру турында сөйли.

«Программалаштыру өчен инструментлар саны көн саен арта, аларны куллану җиңеләя бара. Шуңа да үз алдыма куйган максатым – беренче карашка катлаулы тоелган техник белемнәрнең чынлыкта күпкә гади икәнлеген балаларга аңлату. Идеяләрне чынга ашыру өчен күп әйбер кирәкми», – ди спикер.

Сменага чакырылган белгеч – ОЗОН мәгълүмат системаларын уйлап табучы Дмитрий Холодов та шул ук фикердә.

«Программалаштыру нигезләрен белмәгән кешегә бу өлкә бик катлаулы булып тоелырга мөмкин. Әмма аны һәркем аңлый ала. Бу һөнәрне эш барышында үзләштерү тагын да җайлырак. Программалаштыруны хәзерге заманда кирәкле төп күнекмәләрнең берсе дип саныйм, чөнки дөнья бик зур тизлек белән үзгәрә, күп әйбер автоматлаша. Шуңа да IT өлкәсендә эшләүчеләр саны никадәр күп булса, шулкадәр әйбәтрәк. Кая гына барма, шәп белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар», – ди Дмитрий.

Мәскәү политехника университеты мөгаллиме Дария Хөснуллина дәресләрендә ул заманча дизайн, мобиль кушымталар турында сөйли, прототиплаштыру программалары белән таныштыра.

«Кушымтаның дизайны кешеләрнең аны ничек кулланачагын күз уңында тотып эшләнә. Мастер-класста балалар белән бергә кодсыз гына интерактив прототип әзерләдек. Аның максаты – кушымтаның киләчәктә нинди булачагын күз алдына китерү, уйлап табучыларга нәрсә күзаллавыбызны аңлату», – дип сөйли Дария Хөснуллина.

2D-платформер булдыру, читтән торып эшләү, өстәмә чынбарлыклы кушымталар ясауның заманча технологияләре, киберспорт, аудиторияне анализлау – әле бу смена дәвамында үткәрелүче дәресләрнең бер өлеше генә. Бәлки, кем өчендер алар IT дөньясына беренче адым булыр. Ә спикер буларак чакырылган белгечләр – үз һөнәрләренең чын осталары – катнашучылар өчен менә дигән үрнәк!