«Әйдаманнар ярышы»нда катнашу өчен гаризалар кабул итәбез ← кире кайтырга
Кадерле әйдаманнарыбыз! Сезне Сәләт әйдаманнары осталыгы бәйгесендә катнашырга чакырабыз! Ул октябрь аенда, Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әйдаманнар мәктәбе» проекты кысаларында үтәчәк. Гаризалар 15-нче октябрьгә хәтле portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.
Әлеге бәйге – уникаль мөмкинлек. Биредә җиңүчеләр ел саен уздырылучы «Сәмрух» премиясендә бүләкләнәчәк. Җиңүчегә, һәрвакыттагыча, махсус сын тапшырыла!
Барлык катнашучылар да 2 категориягә бүленә: беренче һәм премьер-лига.
«Беренче лига»да катнашу өчен Сәләт җәйге профильле сменаларында әйдаман буларак катнашу кирәк.
«Премьер-лига»да катнашу өчен таләпләр:
1. Сәләт җәйге профильле сменаларында эшләү тәҗрибәсе 2 тапкырдан да ким булмаска тиеш.
2. Алдагы «Әйдаманнар мәктәбе»ндә катнашу турында таныклык.
3. Татар телендә иркен сөйләшү.
Бәйге 3 этаптан тора.
1-нче этап – «Гаризалар кабул итү». Катнашучылар барлык кирәкле мәгълүматны portfolio-selet.ru сайтында тутыралар. «Бүтәннәр» бүлегенә кереп дипломнарны, әйдаман булып эшләгән аланның директорыннан рекомендацияне тутырырга кирәк. Барлык мәгълүматларны тутыргач, гариза бәйгенең Оештыру комитетына китә.
2-нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу». Катнашучыларның портфолиоларына бәя бирү.
3-нче этап – «Әйдаманнар ярышы». Әйдаманнар үзләрен төрле яктан күрсәтергә тиеш: иҗат, педагогика, аң-белем.
Уңышлар сезгә!