Җылы яктан көзгә кайту кире кайтырга

Возвращение в осень

Бүген, 13-нче сентябрь. Димәк, «Сәләт-Аршан» җәйге ял аланы катнашучылары өйләренә кайтты! 100 укучы 14 көн дәвамында (26-нчы август-10-нчы сентябрь) үзләрендә ораторлык осталыгын, тайм-менеджмент, уй-фикерне һәм мантыйкны үстерү өстендә эшләде. Шулай ук проектлар белән идарә итү юнәлешендә белем алдылар, эшлекле идеяләрен тормышка ашыру юлларын эзләделәр... Тулырак «Сәләт-Аршан» турында әлеге аланның директоры Игорь Смирнов сөйләп китәр.

-Аланның эшчәнлеге белән сез канәгатьме? Җитешсез яклары булдымы?

- Аланның барлык яклары белән дә канәгатьмен. Без актив ялны файдалы уку программасы һәм традицион Сәләт чаралары белән берләштерә алдык. Аерым, әлбәттә «Аршан моңы» конкурсы - яңа җырлар, матур көйләр барлыкка килде. Алар арасында элегрәк үткәрелгән «Сәләт-Аршан» сменасының җырларына сылтама да бар. 
Җитешсезлекләр - балаларның без көткәннән азрак булуы. Киләсе елга, минемчә, бу сорау өстендә аерым эшләрбез.

- «Сәләт-Аршан»га тагын нинди яңалыклар кертер идегез? Сер булмаса, киләчәктә сәлкешләрне ниләр көтә?

- Бу елгы әлеге алан, гомумән, яңалык, чөнки смена берникадәр паузада торды. Сәләт аланының диңгез ярына кайту, күп итеп су коену, көн дәвамында йокы сәгатьләре - балалар өчен яңа әйберләр күп булды...
Киләсе елга ни булыр - яңа җитәкчеләрдән һәм оештыручылардан ишетербез дип уйлыйм!

- Берничә җөмлә белән генә Анападагы 2 атнаны тасвирлагыз әле.

 Анападагы ике атна ул:
- суга иң бай смена: көнгә 6 сәгать диңгездә булган вакытлар да булды;
- смена көннәреннән кала, поездда 4 тәүлек: уеннар, аралашу; Рәсәйнең зур шәһәрләрендә 30-40 минут булып алу;
- диңгез һәм кояш ярдәмендә сәламәтлекне ныгыту;
- уку елын 2 атнага соңрак башлау мөмкинлеге!