Ринат Садыйков: «Безнең бүгенге төп бурычыбыз – Сәләтне якларга һәм аны үстерергә!» ← кире кайтырга

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта февраль ае керү белән сәләтлеләр көннәрне саный-саный, дулкынланып көтә, әзерләнә торган грандиоз чара – Х «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Биредә «Сәләт» берләшмәсенең 2024 нче елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм ел дәвамында «Сәләт» хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар, сәләтлеләр һәм уңышлы инициатива авторлары бүләкләнде.
2015 нче елдан күркәм гадәткә әверелгән «Сәмрух» ел премиясен белмәгәннәр юктыр, мөгаен. Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. 10 ел дәвамында әлеге чарада 725 тән артык кеше катнашты, 83 җиңүче билгеләнде. Быел конкурска 100 гә якын гариза кабул ителде. Шуларның 93 портфолио нигезендә киләсе этапка үтте.
«Бүгенге кичәдә рәхмәт сүзләре әле бик еш яңгыраячак, чөнки ел дәвамында Сәләт проектларында 20 меңнән артык кеше катнаша, һәм һәрбер кешенең өлеше чиксез зур. Сәләтне ныгытуыгыз, үстерүегез өчен барлык сәләтлеләргә, аларның әти-әниләренә, остазларга, партнерларыбызга зур рәхмәт! Эшчәнлегебезне хуплаучы, һәрвакыт ярдәм итүче Рәисебез Рөстәм Миңнехановка, барлык министрлыкларга, аланнарыбыз узучы муниципалитетларга аерым рәхмәтемне җиткерергә телим», – дип искәртте котлау сүзләрендә «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.
Премияне тапшыру тантанасында шулай ук бихисап министрлык, ведомство вәкилләре дә катнашты. Җиңүчәләрне беренчеләрдән булып котлап, премияне тапшыручылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Айнур Тимерханов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикисы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Раушан Зарипов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовның кайнар сәламнәрен җиткерде һәм Сәләт проектларының талантлы яшьләрне үстерүдә, татар телен саклауда һәм үстерүдә мөһим роль уйнавын ассызыклады.
«Безнең бүгенге төп бурычыбыз – Сәләтне якларга һәм аны үстерергә!» – диде үз чыгышында ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Быел «Сәмрух» ел премиясенә тагын бер номинация кертелде. Җиңүчеләр исемлегенә «Ел алан укытучысы» да өстәлә.
Х «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:
«Ел сәлкеше» – Камилә Гыйбадуллина
«Ел әйдаманы» – Алмаз Нигъмәтҗанов
«Ел кулдашлары» – Сөләйман Мөхәммәтҗанов һәм Рания Габитова – «Шәхес» аланы
«Ел өлкән әйдаманы» – Булат Ахунов
«Ел методисты» – Айзат Хидиятуллин
«Ел директоры» – Алсу Вәлиева
«Ел аланы» – «Алмаз» профильле Сәләт аланы
«Ел клубы» – «Сәләт — Мәрҗән» клубы
«Сәләт җырлый» – «Канатлы җәй» - «Азнакай» аланы җыры
«Форум башҗитәге» – Алсу Ибраһимова
«Без рәхмәтле» – Рәзинә Сафина, Айрат Гатиятуллин, Ринат Гыйльмуллин, Ләйсән Ветрова
«Бер дулкында» – «Әлиф» иҗат төркеме, Илгиз Шәйхразиев, Ислам Валеев
«Сәләт стипендиясе» – Азалия Шириева, Айзат Хидиятуллин, Резедә Абдуллина, Руслан Сабиров
«Ел клуб укытучылары» – Ләйсән Вавилина «Сәләт — Адымнар Түбән Кама» клубы, Айгөл Ибраһимова «Сәләт — Осиново» клубы һәм Зөлфия Бәдриева
«Сәләт — Җиһан» клубы
«Ел алан укытучысы» – Ләйсән Нуриева
«Сәләт классы» – «Адымнар — Түбән Кама» 3 «Г» классы
Җиңүчеләргә «Сәмрух» символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр, партнерларыбыздан бүләкләр, Fundselet мәйданчыгыннан акчалата премия һәм, әлбәттә инде, җиңүче дипломы һәм төп бүләк – «Сәмрух» сыны тапшырылды. Премияне сәләтлеләр үзләре fund.selet.biz платформасында туплады. Быел күмәк көч белән 700 мең сумга якын акча җыелды.