«Sanak-lab» – синең уңыш территорияң! кире кайтырга

«Sanak lab» – лаборатория твоего успеха!

Кадерле дуслар, «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенә яңа чакырылыш башлау турында игълан итәбез!

«Sanak-lab» –   Сәләт йортында (Островский ур., 23) мәктәп укучылары өчен IT-юнәлешләр буенча ел әйләнәсе дәвам итүче кызыклы дәресләр ул.

Лабораториянең уку-укыту программасы үз эченә олимпиадалы программалаштыру, компьютер лингвистикасын, сөйләм технологияләрен өйрәнү, web-эшләнмәләр ясау, робототехника, мобиль кушымталар, компьютер уеннары уйлап табу, 3d-модельләштерүне ала.

Дәресләрне республикабызның әйдәп баручы студентлары, аспирантлары һәм укытучылары алып бара. Программа 12-18 яшьлек укучылар өчен каралган. Төркемнәр белем дәрәҗәсе һәм яшь категориясе буенча бүленә. Һәр төркемдә максимум 10 кеше укый.

Лаборатория үз эшчәнлеген 2017-2018-нче уку елының сентябрь-май айлары аралыгында алып бара. Шулай ук катнашучыларны 2 сессия дә көтә.

Укыту юнәлешләре

Unity 3D программасында мобиль җайланмалар өчен AR/VR кушымталар уйлап табу

Әлеге курс виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкта кушымталар уйлап табучылар өчен кирәк.

Дәресләрне Казан федераль университеты һәм ТРның Фәннәр академиясе белгечләре Айдар Хөсәенов һәм Румия Солтанова алып барачак.

Курс үз эченә түбәндәге элементларны ала:

-         Unity3D  редакторының эш тәртибе һәм принциплары белән танышу;

-         3d-объектлар уйлап табарга, алар белән эшләргә өйрәнү;

-         iOS һәм Android  базалы смартфоннар өчен VR/AR кушымталар уйлап табу;

-         виртуаль чынбарлык эшчәнлеге кушымталары принципларын өйрәнү, HTC Vive  күзлекләре өчен кушымталар әзерләү;

-         өстәмә чынбарлык эшчәнлеге кушымталары принципларын өйрәнү, Vuforia һәм ARKit  китапханәләрен куллану.

Системалы администрацияләү

Дәресләрне Сәләт IT-үзәге белгечләре алып бара: Ринат Сафин, Артур Мингалимов, Алия Галиева, Илнар Сабирҗанов.

Курс үз эченә түбәндәге элементларны ала:

-         компьютер, аның комплектациясе, функцияләре белән танышу;

-         Windows, Linux һәм Mac операцион системалары, аларның үзенчәлекләре, төзелешләре һәм урнаштырылышлары белән танышу;

-         Локаль челтәрнең нигезләре, интернет эшчәнлеге белән танышу;

-         Виртуализация төшенчәсе белән танышу;

-         ActiveDirectory хезмәте, аның эш механизмнары белән белән танышу.

Сайтлар ясау

Курс сайтлар уйлап табарга теләүчеләр өчен файдалы булачак. Тәкъдим итү блогыннан (html, css, js) башлап логикага (php) кадәрле төшенчәләр дәресләрдә каралачак.

Укучыларга FSEP компаниясе программисты, КФУ ИТИС югары мәктәбе студенты Виктор Емельянов белем бирәчәк.

Курс үз эченә түбәндәге элементларны ала:

-         Верстка технологияләре (html, css, javascript) белән танышу;

-         Каскадлы таблицалар белән эшләргә өйрәнү;

-         Китапханәләр (bootstrap) белән эшләргә өйрәнү;

-         Клиент-серверлы кушымталар белән эшләү;

-         PHP белән эшләргә өйрәнү. 


Яшь программист! Безнең белән бергә үс! Без сиңа уңышлы белгеч булырга ярдәм итәрбез!

Катнашу өчен гаризаны биредә тутырыгыз. 

22-нче сентябрь, 17:30, Сәләт йортында узачак Ачык ишекләр көненә дә килергә онытма! Биредә син Проект турындагы барлык сорауларыңа да җавап таба алачаксың. 

Күрешкәнгә кадәр!