Сәләтлеләр Наталия Фишман һәм Антон Кочуркин белән бергә Биләрне үзгәртәчәкләр кире кайтырга

Сэлэтовцы вместе с Наталией Фишман и Антоном Кочуркиным преобразуют Билярск

Татарстан Республикасының су саклау зоналары елына багышланган былтыргы V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының төп темасы быелгы чарада да үз чагылышын тапты. Бу Форумның өстәмә темасы булып «Экология һәм тотрыклы үсеш» юнәлеше торды.  Ул Рәсәйдә Экология елы кысаларында баручы Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрендә экология елына багышланган. Юнәлешне тулысынча ачып бирү өчен Форум территориясендә арт-объектлар урнаштырдык: Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә уйлап табылган чүп-чарны аерым җыю өчен махсус инсталляцияләр, электр энергиясе барлыкка китерүнең альтернатив алымнары өчен җайланмалар палаткалы шәһәрчектә урын алдылар.

Тотрыклы үсеш максатлары уенында, Татарстанның һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлары, галимнәре белән тематик очрашулар барышында, һөнәри осталыклар лабораториясе эшчәнлегендә (JuniorSkills программасы) дә әлеге тема яктыртылды.

Экология турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм «8 линий» проектлар төркеме җитәкчесе Антон Кочуркин белән дә сөйләштек.

Антон Кочуркин үзенең проектлар төркеме белән таныштырды. Ул илебез территориясендә генә түгел, чит илләрдә дә чынга ашырыла икән. Антонның командасын шәһәрләрдә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү мәсьәләсе кызыксындыра. Җитәкче архитектура өлкәсенә кагылышлы проектын да тәкъдим итеп узды. Биредә ул төп басымны Биләр территориясе байлыгына, бу җирнең өстенлекләре һәм минусларына, рельефына игътибар итеп аны төзекләндерү идеяләренә ясады. Шушы үзгәрешләр хисабына Биләр туристлар арасында танылу алыр иде. Проектның максаты да шуңа кайтып кала.

Антон Кочуркин эшендә Биләр музей-тыюлыгына гына түгел, ә Сәләт Форумы мәйданына да урын табылган иде. Проектның нәтиҗәсе булып территрияләрне берләштерү, кыш көннәрендә дә туристлар саны күбәю, Сабантуйга күпләп кунаклар чакыру, шәхси имидж, рекрацион зоналар челтәрү булдыру торырга тиеш. Команда бу эшкә 5 ел вакыт кирәк дип саный.

Проектның презентациясеннән соң Антон Кочуркин һәм Наталия Фишман сәлкешләрнең дә фикерләрен тыңлады, туган сорауларына җавап бирделәр.

Форум эшчәнлеге барышында «Сәләт» Фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка да әлеге проект тәкъдим ителде. Биләр музей-тыюлыгын төзекләндерү юнәлдерелгән бу проект Рөстәм Нургали улына да ошады, аны чынга ашыру өчен күрсәтмәләр бирде.