Замана укучылары өчен файдалы ярыш ← кире кайтырга

Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларын әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртуга юнәлдерелгән практик эшчәнлек белән кызыксындыру, халыкка электрон рәвештә тәкъдим ителүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, мәктәп укучыларында актив тормыш позициясе тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республиасының Министрлар Кабинеты 15-нче майга кадәр «Мәктәп эко-патруле» исемле ярыш игълан итә.
Ярышта edu.tatar.ru уку-укыту порталында теркәлү узган, Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларының укучылары катнаша ала.
«Мәктәп эко-патруле» түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Иң актив укучы»;
- «Иң актив сыйныф»;
- «Иң актив мәктәп».
Бәйгедә катнашыр өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:
- iOS яки Android операцион системалары базасындагы җайланмаларда «Школьный эко-патруль» кушымтасын булдыру;
- регистрация формасында уку-укыту порталыннан булган логиннарны җыеп, әлеге кушымтада теркәлү («ТРда электрон белем бирү» мәгълүмати системасы һәм катнашучының шәхси кабинеты белән элемтә булдыру өчен).
Теркәлү узганнан соң, Татарстан Республикасы җирлегендә тиешсез урында чүп-чар ташлау очраклары күзәтелгән фото һәм видеоязмалар җибәреп булачак. Гариза кабул ителгәннән соң модерация хезмәте көн эчендә фотогызны яки видеоязмагызны бәйгегә кабул итәргәме-юкмы икәнен хәл итәчәк. Аның карары хакында Шәхси кабинетта белергә мөмкин.
Бәйгенең нигезләмәсе