Киләсе очрашуларга кадәр, «Болгар-Туган тел»! кире кайтырга

До скорых встреч, «Болгар-Туган тел»!

20 июнь көнне «Болгар-Туган тел 2019» төбәкара чатырлы аланының рәсми ябылу тантанасы узды.

Биш көн дәвамында балалар төрле остаханәләргә йөрделәр, татар телен якынрак өйрәнергә өлгерделәр. Смена дәвамында «Ябалак», «Дәнсәрия», ШТК кебек кичке чалралар узды. Балалар үзләренең җыр, бию, видео төшерүгә һәм шаяртырга сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр.

Әлеге чарада Спас муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов катнашты.

Кызыклы очрашулар да булды: «Түбәтәй» беренче татар фастфуд кафесының пиар менеджеры Рамил Фәрзетдинов, Камал театры артистлары Венера Шакирова һәм Фәнис Җиһанша, тарихчылар, фән академиклары Фаяз Хузин һәм Әскәр Гатин, «Казан» КВН командасы актёры Тимур Шәрифуллин, режиссер Илшат Рәхимов, ТНВ «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы Альбина Асылгәрәева, каллиграф Нәҗип Наккаш, «Сәләт-Раушан», «Сәләт- Акбүре», «Сәләт-Гайрәт» башҗитәкләре Надир Курамшин, Гөлйөзем Шәйдуллина, Аяз Хәнәфин балалар белән тәҗрибә уртаклаштылар.

Кыска гына булып тоелса да, бу вакыт эчендә балалар Биләрдә узачак форумга да әзерләнергә өлгерделәр. 21- 25-нче июньдә алар форумда «Болгар -Туган тел 2019» аланының данын яклаячаклар!

«Алга таба да Болгарга килеп сәләтегезне үстерегез! Бу җыен сезнең юлыгызда беренче адым булсын! Уңышлар сезгә!» – дип балаларны котлады Спас муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов.