Эстафетаны «Сәләт-Тел» кабул итеп алды кире кайтырга

«Сәләт-Тел» принял эстафету

Бүген җәйнең икенче сменасы – «Сәләт-Тел» старт алды. Ул 8-нче июньнән 25енә кадәр «Йолдызлы» БСҮдә үтәчәк.

2009-нчы елда «Йолдызлы» базасында беренче тапкыр лингвистик юнәлештәге «Сәләт-Тел» аланы уздырылды. Ә 2013-нче елдан алып, ул Сәләт Йортында ел дәвамында эшли торган телләр өйрәнү мәктәбе форматында үтә башлады. Быел «Сәләт-Тел» аланына барырга 2-11-нче сыйныфларда укучы 238 бала язылган (планнан бермә-бер күбрәк!). Бу балалар – Рәсәйкүләм һәм халыкара олимпиадалар җиңүчеләре. Аларны конкурс нәтиҗәсендә сайлап алдылар.

Алан программасы кысаларында «Татар теле», «Инглиз теле», «Төрек теле», «Испан теле», «Француз теле», «Фарсы теле», «Алман теле», «Кытай теле» юнәлешләре буенча дәресләр узачак.

Әлеге проектның максаты – сәләтле балалар өчен чит телдә аралашу мохите тудыру, аларга чит телне яхшылап өйрәнү мөмкинлеге бирү. Балаларны укыту эшенә безнең ил укытучылары гына түгел, чит ил вәкилләре, ягъни чит телне камил белүчеләр дә җәлеп ителә.