«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» кире кайтырга

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар»

12-нче апрель көнне VII ачык «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсына гаризаларны тапшыру тәмамлана.

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» – Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» хәрәкәтенең «Идел» һәм «Ялкын» журналлары белән берлектә үткәрелә торган ачык әдәби конкурсы.

 Конкурс 5 номинациядә үткәрелә: 

- поэзия; 
- проза; 
- публицистика; 
- балалар әдәбияты; 
- драматургия. 

Конкурста 12 яшьтән алып 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша. 

Елдан ел катнашучыларның саны арта. Бу елны исә аларның саны 100 артык булачак дип көтелә.

Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.


Рәзинә Гайбадуллина, проект кураторы:

- Бу елны гаризаларны кабул итү вакыты бары тик  2,5 атна булачагы хәл ителде. Ләкин, бу гаризаларның саны кимеде дигән сүз түгел. Киресенчә, алар артты дияргә була. Программа турында сөйләсәк, аны бик эчтәлекле булачагын аеруча әйтеп була. Ул төрле остаханәләрдән, бу өлкәдә танылган шәхесләр белән түгәрәк өстәлләрдән торачак. Биредә, катнашучылар жюри әгъзалары белән әсәрләре турында фикер алыша алачак.

Үземдә балачактан шигырьләр язам һәм хәзерге буынна бу өлкәдә үсүен күрү бик тә шатландыра. Бүгенге көндә эчтәлекле, шәп әсәрләр язучы егет-кызлар шактый күп. Безнең проектыбызның тагын бер уңай ягы – татар теле. Туган телләрен яратучылар бездә бик күп! Олы буыныбыз яшьләр татар телен яратмый дип уйлый. Ләкин, бу дөрес түгел.

Барлык сәләтле яшьләрне Сәләт Йортында Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсында көтеп калабыз!


Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә.