Сәләт «Sanak-lab» лабораториясе ача кире кайтырга

Сәләт запускает лабораторию «Sanak-lab»
15-нче октябрь көнне, 7-11-нче сыйныф укучылары өчен Сәләт «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясен ачып җибәрәчәк. IT – аңлаешлы, кызык, файдалы. 

«Sanak-lab» лабораториясендә республикабызның иң шәп студент, аспирант һәм укытучыларыннан түбәндәге IT-дисциплиналар биреләчәк:
- сөйләм технологияләре;
- «Java»да web-эшләнмәләр;
- системалы администрацияләү;
- 3d-модельләштерү;
- компьютер уеннары уйлап табу.

Яңа кызыклы проектта безнең белән бергә киң офыклар ач, белем тупла, мөмкинлекләреңне арттыр!

Лабораториянең уку-укыту эшчәнлеге үзенә лекцияләр һәм практик дәресләрне (96 академ. сәгать), «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә сессияләрне ала. 

Биредә уку дәверендә сез:
1. Тормышта куллана алырлык белем тупларсыз.
2. Кызыклы проектлар өстендә эшләрсез.
3. Үзегезнең шәхси компьютер уены һәм 3d-моделен уйлап табарсыз.
4. Укытучылар кул астында стажировка үтә алырсыз. 

Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә перспективалы белгеч булып формалашу мөмкинлеген кулдан ычкындырма! 

«Sanak-lab» лабораториясендә катнашу, дәресләренә йөрү өчен гариза тутырырга кирәк: https://docs.google.com/a/selet.biz/forms/d/e/1FAIpQLSeuvWzn2426DHpeKMlRXArJ8v9Vdbu6W8sGVlTqnXxmZyPk...