«Сәләт-Шәхес» шәхесеңне ачарга ярдәм итә кире кайтырга

«Сәләт-Шәхес» помогает раскрыть личность
Менә «Сәләт-Шәхес» сменасы да тәмамланды. 4-21-нче август көннәрендә узган алан нәрсә белән истә калачак соң? Бу һәм башка сорауларны сменаның директоры Алсу Ганеевага бирдек.

– Сыйфат ягыннан бик көчле смена булды бу. Кыскача әйткәндә, «Сәләт-Шәхес» – ул дөрес төзелгән уку-укыту программасы, сәләтле балалар һәм көчле команда. Әйдаманнар арасында узган елгы өлкән әйдаманнар, тәҗрибәле проект җитәкчеләре дә бар иде. Быел «Сәләт-Шәхес»тә 236 бала ял итте, Татарстан район һәм шәһәрләреннән генә түгел, хәтта Әстерханнан да бер кыз бар иде.

– «Сәләт-Шәхес»нең бер көнен тасвирла әле!

– Гадәттә, көннәр болай үтте: зарядка, иртәнге аш, дәресләр, остаханәләр, төшке аш, клублар, төркем вакыты, квест, артистлар белән очрашу, спорт сәгате, иҗади тамаша, кичке чарага әзерлек, кичке чара, дискәтүк яки шәмчек.

– Ә нинди уку-укыту программасы, нинди остаханәләр булды?

– Төшке ашка кадәр төрле остаханәләр үтә иде. Аларда балалар жонглерлык серләренә дә, ораторлык осталыгына да төшенде. Һәр көнне үзләре сайлаган 2 дәрескә бардылар. Смена дәвамында 13 уку-укыту көне үтте, көнгә 12шәр спикер килә иде. Танылган спикерлар арасында Артем Исламов һәм Эльмира Первакованы, Камал театры артистларын әйтеп үтәргә була.
Шулай ук молекуляр туңдырма ясау, конфликтология нигезләре, иҗади лабораторияләр, биюнең төрле юнәлешләре, чәй ясау церемониясе, тән белән эшләү, үсемлекләр дөньясы белән анышу кебек остаханәләр дә булды. Безнең сменада экология аерым тармак булып барды, көн саен эко-лекцияләр булды. Балалар бик ошатты.

– «Иске Казан җыены»нда да катнаштыгыз...

– Әйе, үзебезне күрсәтеп, Сабан туенда һәм КВНда катнашып, концерт куеп һәм үзебезнең алан биюен күрсәтеп кайттык.

– Синең өчен «Сәләт-Шәхес» – ул...

– Шәхесеңне ачарга ярдәм итү. Мөмкинлекләр һәм гаилә.