“Selet - store" үз эшен башлады! кире кайтырга

Хей, хей, хей! Ә син ишеттеңме әле? Күрдеңме әле? Белдеңме әле? Гардеробыңны өр-яңа, зәвыклы кием-аксессуарлар белән тулыландырырга өлгердеңме? “Selet-clothing&accessories үз эшен башлады! Сорауларга җавапны проектның җитәкчесе Булат абый Камалов бирә.

- Булат, проект белән таныштырып кит әле? - Cәләт бренды белән булган кием-аксессуарлар чыгару уе декабрь аенда барлыкка килде. Уйлап карасаң, танылган брендлар белән беррәттән Сәләт билгесе белән булган киемнәрдән йөрү шәп бит! Икенчедән, Сәләт киемнәре инде күптәннән бар, ләкин аларның сыйфаты элек… беркиерлек, диик. Ә бу кызганыч. Чөнки, мәсәлән, футболкаларны, форум-фестивальләрдән соң да кабат-кабат киясе килә иде. Сәләт-Прага проектыннан соң бу теләк тагын да зурайды, менә, ниһаять, Cәләтнең үз билгесе белән булган югары сыйфатлы кием һәм аксессуарлар линейкасы бар!

- Кемнәр эшли бу проект өстендә? - Безнең командада мин, Булат Камалов, Аскар Камалов, Гүзәл Гыйлметдинова һәм Олег Сергеев эшлибез.

- Нинди планнар бар киләчәккә? - Сайт булдырылды дисәк тә була. Cәләт форумыннан соң ул эшли башлаячак. Шуннан соң он-лайн кибетне булдырачакбыз. Теләге булган бар кеше дә күңеленә хуш килгәнен сатып ала алачак.

- 3 сүз белән сыйфатлама биргәндә Selet - clothing&accessories ул…? - Сыйфат, зәвык, кыйммәт булмаган бәя.

- Нәрсә илһамландыра сине? - Әгәр кешеләр эшләремне ошата, кабул итә икән, миңа аеруча рәхәт. Мине, чын мәгънәсендә, аларга булыша алу, аларны шатландыра алу илһам бирә. Кыскасы, кешеләр илһамландыра мине.