Сәләттән чыккан яңа Президент кире кайтырга

Активист Сәләт стал Президентом

Бүген, 14-нче сентябрь көнне «Уникс» концерт залында «Татарстан Республикасының студентлар Лигасы»ның конференциясе узды. Әлеге чара кысаларында «Татарстан Республикасының Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының яңа Президенты итеп ике елга Сәләт активисты Руфат Кыямов сайланды. Аннан беренчеләрдән булып интервью алу бәхете нәкъ менә безгә елмайды.

- Руфат, сине сайлаулардагы әлеге зур жиңүең белән котлыйбыз! Әлеге шатлыклы хәбәрне белгәч син нинди хисләр кичердең? Мондый нәтиҗәгә ирешерсең дип көткән идеңме?

- Әлеге вакытта мин сәер һәм катнаш хисләр кичерәм. Шатлык, йөзләрдә бәхетле елмаю булуга карамастан, үз җилкәмдә Республикамның студентлары өчен зур җаваплылык хисен тоям. Көттем дияргә була... Чөнки, мин бу җиңүне үз алдыма зур максат итеп куйдым һәм аңа омтылдым. Ә аның нәтиҗәсе исә сезнең күз алдыгызда!

- Ни өчен бу сайлауларда катнашырга уйладың?

- Биш ел буе мин Югары уку йортында студентларның үзидарәсен үстерү өстендә эшләдем. «Студентлар Лигасы»на Президент сайлаулары турында ишеткәч мин үземә: «Руфат, ни өчен үз тәҗрибәңне Югары уку йортында һәм институт үстерү өчен генә түгел, ә барлык Республикакүләм студентлыкны алгу этәрү өчен кулланмыйсың?» – дигән сорау куйдым. Җиңер өчен, студентлар хәрәкәтен комплекслы рәвештә үстерер өчен катнашырга булдым.

- Синең төп максатың нинди?

- Минем төп максатларымның берсе – студентлар хәрәкәте һәрчак «ишетелгән» булырга тиеш.

- Татарстан Республикасы студентлары тормышына син нинди үзгәрешләр кертергә телисең?

- Беренче чиратта бүгенге көндә булган гореф-гадәтләрне, җиңүләрне сакларга кирәк, чөнки аларга бик күп көч сарыф ителгән! Киләчәктә исә үземнән яңалыклар да кертергә уйлыйм. Минем сайлау алды программасы үз эченә торак-көнкүреш мәсьәләләрен, социаль һәм чит ил студентларының адаптацияләренә кагылышлы сорауларны ала. Уйланылган проектлар җитәрлек. Ләкин яңалыклар кертер алдыннан мониторинг үткәреп, аны кертү ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген белү кирәк. Бары тик фикер алышулардан соң гына ниндидер үзгәрешләр кертергә була.

- Ни өчен күпчелек нәкъ менә синең өчен тавыш биргән?

-Дөресен генә әйткәндә мин моның турында уйламадым. Мин бик күп Югары уку йортларында булып студентлар белән аралаштым, ләкин агитация эше белән шөгыльләнмәдем. Мин алар белән бары тик студентлыкны үстерү турындагы фикерләрем белән генә бүлештем. Ни өчен мине сайладылар? Белмим... Бәлки, алар үз алларында студентлар өчен яңа «ишекләр» ачылу мөмкинлеген күргәннәрдер.

- Әлеге дәрәҗәгә ирешер өчен 5 киңәш белән уртаклаш.

- 1. Инициативаны һәрвакытта да үз кулыңа алырга.

2. Бернигә дә карамастан кеше булып калырга.

3. Әйләнә-тирәдәгеләрең өчен таяныч булырга.

4. Көндәшләреңнең фикерләрен хөрмәт итәргә.

5. Яңа ачышларга әзер булырга!


Фото: «Студентлар лигасы»