Сәләт Саба районы балалары өчен менә дигән интеллектуаль бәйрәм үткәрәчәк кире кайтырга

Сәләт устроит для детей Сабинского района интеллектуальный праздник

Иртәгә, 15 -нче декабрь көнне, 13:00 Саба районынындагы балалар иҗат йортында (З.Юсупова,32) Сәләт проектларның активистлары һәм лидерлары Саба балалары өчен интеллектуаль уен үткәрәчәкләр. Делегацияне «Сәләт» Клубының президенты Игорь Смирнов җитәкли.

Уен 10 сорау һәм 4 турдан тора. Беренче тур – графика, икенче – төрле темалардан алынган викторина сораулары, ә өченче турда бер генә темадан сораулар каралган һәм дүртенче тур музыкаль була. Уенның нәтиҗәсендә өч призер дипломнар белән бүләкләнәчәк, ә җиңү яулаган команда яз көне финал уенга Татарстанның башкаласы Казанга Сәләт йортына (Островский, 23)киләчәк. 

Кунаклар шулай ук Сәләтнең принциплары, проектлары һәм андагы мөмкинлекләр белән таныштырачаклар. 

Сәләт – ел дәвамында үсә торган мохит. Ел дәвамында Сәләт йортында 50дән артык проект уздырыла, Татарстан республикасы Алексеевск районы «Фәнсар» базасында, шулай ук Татарстанның һәм Самара өлкәсенең иҗтимагый белем бирү оешмаларында Сәләт клублары эшләп килә.

Җәйге гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Җәй – Сәләт хәрәкәте өчен үзенчәлекле вакыт. Ел саен Татарстанда , Башкортстанда, Чувашиядә,үткән елдан башлап Самара өлкәсендә һәм Канадада 25 профилле смена оештырыла, Сәләт фестивале һәм форумы үткәрелә. Бу елны каникулларны файдалы итеп Кара диңгез буйенда үткәреп булачак. Катнашыр өчен гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Анда бары тик регистрация үтеп, үзеңнең казанышларыңны беркетергә генә кирәк.