«Сəлəт активы мəктəбе» кире кайтырга

«Школа актива Сәләт»

20 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр «Йолдызлы» базасында «Сəлəт активы мəктəбе» үткәрелде. Чарада «Сәләт» проектларында актив катнашкан һәм алга таба да үсеш юлын «Сәләт» оешмасы белән бәйләргә планлаштырган урта гомуми белем бирү учереждениеләренең югары сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

«Сəлəт активы мəктəбе» катнашучылары «Сәләт» Клубының яңа уку елындагы эш планы белән генә танышып калмады, ә теләкләре буенча проект командалары төркемнәренә бүленеп, традицион проектларны камилләштерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итте, проект уйлап чыгару һəм аны чынга ашыруга багышланган төрле остаханәләрдә булды.

Катнашучылар проект булдыру серләренә төшенеп, белемнәрен тагын да ныгытып, күңелле ял итсә, «Сәләт» традицион проектлары кадрларга баеды һәм яңа идеяләр белән тулыланды.

«Сəлəт активы мəктəбе» дәвамында катнашучыларгы киләсе проектлар тәкъдим ителде:

1. Атлант. Шахматлар

2. Атлант. Өстәл уеннары

3. «Сәләт» Клубының спорт лигасы

4. «Яңа үрләр»

5. Волонтерлар корпусы

6. «Дус-иш» тематик чаралар

7. «Безнең фикер» чыгыш ясау осталыгын үстерү проекты

8. «Яңа буын» социаль күнекмәләрне үстерү проекты

Шулай ук «Сəлəт активы мəктəбе» кысаларында «Мирах» күчмә мәктәбе уздырылды. Сәләтлеләр интеллектуаль уеннарның кагыйдәләре, аларда катнашу тәртибе буенча кызыклы остаханәләрдә катнашты. 47 укучының 10сы «Аламак» мәктәбенең уку-укыту программасын үзләштерде. Әлеге мәктәп кысаларында яшьләр интеллектуаль уеннарга сораулар уйлап табарга өйрәнде. Күчмә мәктәптә 4 уеннан торган Көзге кубок Турниры узды. Анда 8 команда үзара көч сынашты.

«Сəлəт активы мəктəбе» инде төгәлләнде, ә катнашучыларның «Сәләт» Клубы проектларындагы эшчәнлеге әле башла гына!