Тимур Сөләйманов: ««Сәләт» өчен бу җиңү бик мөһим дип саныйм!» кире кайтырга

Короткометражный фильм сообщества «Сәләт» стал вторым в мире

 «Сәләт» яшьләре төшергән «Үзеңә ышан!»  («Believe in yourself!») фильмы III халыкара Босфор фестиваленең кыскаметражлы фильмнар номинациясендә катнашты һәм җиңү яулады. Җиңүчеләр 27-нче ноябрь көнне Станбулда игълан ителде. Тантанада  «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та катнашты, хис-кичерешләре белән уртаклашты.

- Тимур, гомумән, фестиваль хакында сөйләп үт әле.

- Халыкара Босфор кинофестивале быел инде 3-нче тапкыр уздырыла. Чара бик зурлап үткәрелде, залда меңнән артык кеше утырды. Алар арасында фильм авторлары, финалистлар, мөхтәрәм кунаклар да бар иде.

- Эшләр саны да шактый күп булган, димәк?

- Бәйгегә барлыгы 800-дән артык эш килгәнлеге билгеле. Безнең фильм жюри әгъзаларының күңеленә бик хуш килгән. «Кыскаметражлы уен киносы» номинациясендә 4 эш сайлап алынды, алар арасында без дә бар идек. 2-нче урынны яулау, миңа калса, безнең өчен зур дәрәҗә. Беренчелекне хуҗалар – Төркия яулады, 3-нче урында Испания, 4-тә – Иран. Сәхнәгә менүе, фестивальне оештыручыларга рәхмәт хисләрен җиткерүе бик рәхәт булды. Ә инде меңләгән кеше утырган залда безнең оешманың исеме, Татарстан Республикасы, Рәсәй Федерациясе яңгыравы икеләтә шатлык хисләре уятты. «Сәләт» өчен бу җиңү бик мөһим дип саныйм. Бүген безне республикабызда, илебездә генә түгел, ә бөтен дөньяда ишетеп беләләр!

- Ислам хезмәттәшлеген оештыру яшьләр форумының чираттагы утырышы уздырылган икән.

- Әйе, биредә без киләчәккә планнар хакында сөйләштек, киләсе елда уздырылачак ИХО илләренең яшь эшмәкәрләре форумының форматын билгеләдек. Әлеге форумда «Сәләт» тә катнашачак.

Ролик турында

Әлеге мотивацион ролик яшьләрне эшләргә чакыра. Биредә сүз физик эш хакында гына бармый, кеше максатына таба атлаганда кылган гамәлләре күз уңында тотыла. Төп идея булып теләгәнен булдырыр өчен, кеше үзе көч һәм хезмәт куярга тиеш, ә «Сәләт» сезгә бу эштә ярдәм итә ала дигән фикер җиткерелә.

Роликның баш режиссеры «Сәләт» эшлекле башлангычлар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова.