«Ел сәлкеше» кире кайтырга

«Сәлкеш года

«Сәмрух» ел премиясе – сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы гына түгел, үзеңне күрсәтү, сәләтеңне ачу һәм идеяләрне чынга ашыру мөмкинлеге дә. Премиянең төп номинацияләренең берсе булып «Ел сәлкеше» тора. Бу аңлашыла да. Сәләт дөньясы белән танышу сәлкешлек чорыннан башлана бит. 8 номинант арасында быел җиңүгә Айгөл Шакирова иреште. Җиңүче кызыбыз хис-кичерешләре белән уртаклашты.

- Айгөл, үзең турында сөйлә әле.

- Мин үзем Балык Бистәсеннән. Бүгенге көндә Казан федераль университетының ИТ-лицеенда 11-нче сыйныфта белем алам.

- Сәләттәге тарихың белән дә таныштырып үтче.

- Сәләттә мин 2012-нче елдан бирле. «Сәләт-Биләр Каласы», «Сәләт-Рухият», «Сәләт-Раушан» аланнарында булдым. «БикаФест» фестивалендә, Халыкара Сәләт яшьләр уку-укыту форумында да катнаштым.

- Буш вакытыңда ни белән шөгыльләнәсең?

- Иҗат белән шөгыльләнәм: биим, җырлыйм. Киләчәккә планнарым зурдан, барлык максатларыма да ирешәсем килә.

- Хыялың бармы?

- Хыялым бар – гади бәхетле кеше булу.

- Җиңүеңне көттеңме?

- Юк, чынлап әйткәндә, җиңәрмен дип уйламадым. Уңыш көченә ышанам, тик ул кичне үз исемемне ишеткәч шок хәлендә калдым. Әлегәчә дә ышана алмыйм әле! (Көлә) Хис-кичерешләремне аңлатып бетергесез. Рәхмәт, Сәләт! 

- «Сәмрух» синең өчен нәрсә ул?

- «Сәмрух» минем күңелемдә иң якты мизгелләрнең берсе булып калачак. Сәләт – гаилә, дуслар ул. Алардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

- Премиянең катнашучыларына теләкләрең.

Барлык финалистларга, оештыручыларга, җиңүчеләргә ирешкән уңышларында тукталып калмауларын теләр идем. Үз алдыгызга яңа максатлар куеп аларга ирешү юлларын эзләгез, яңа үрләр яулагыз. Без бергә – зур көч, без бергә – Сәләт! 

Сәләт медиа-мәктәбе укучысы Эльвина Гирфанова