«Асылташ» Сәләт мәктәбенең беренче күчмә сессиясе узды! кире кайтырга

Состоялась первая выездная сессия школы Сэлэт «Асылташ»

16-18 нче октябрьдә бәләкәчләр һәм аларның әти-әниләре Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә җыелды. Программа бик кызыклы итеп оештырылган иде: командага берләшү буенча квестлар булды; әти-әниләр үзләре үк төрле остаханәләр үткәрде – «Көзге композиция», «Музыкаль оркестр», «Капкейклар әзерләү»; English квест, тылсымлы лаборатория, интеллектуаль уен, беренче шәмчекләр, биюләр, уеннар... Кыскасы, бәләкәчләргә бик ошады!

Әти-әниләр дә вакытын файдалы итеп үткәрде. Алар өчен «Мин башкаларны нәрсәгә өйрәтә алам?», «Төрле илләрдә чит тел өйрәтү үзенчәлекләре» дигән сессияләр, шулай ук Изге Чишмәгә экскурсия, уеннар оештырылды.

Күчмә сессиядә 12 гаилә, барлыгы 50 бала катнашты. Киләсе сессияләрдә күрешкәнгә кадәр, дип саубуллаштык. Сессиядән фотолар - ВКонтакте төркемебездә.