Спикерлар сәлкешләргә белем серләрен ача кире кайтырга

Спикеры открывают детям секреты знаний

IT BILER FORUM-ының уку-укыту программасы дәвам итә. Форумның дүртенче көне кызыклы әңгәмәләр һәм күңелле очрашулар белән истә калды.

Тәрҗемәче, халык алдында чыгыш ясау буенча консультант Таһир Насибуллин сәлкешләргә сүз тылсымы турында сөйләде, сәхнәдә үз-үзеңне иркен тоту кагыйдәләрен әйтеп үтте. «Сүзнең тылсымы бар икәненә ышану өчен, ни әйткәнеңне уйлап эш итәргә кирәк. Әйтик, сиңа иң кыйммәтле айфон кирәк, ди. Акчалары булуга карамастан, әтиең дә, әниең дә моңа риза түгел. Шулчак син аларга: «Әни, әгәр мин югалсам, син мине таба алмаячаксың, ә шул телефон булса, мине эзләп табу мөмкинлеге зуррак булыр иде», – дисәң, алар бу турыда уйланырга мөмкин, чөнки алар өчен иң мөһиме – баласының сәламәтлеге. Димәк, баш белән эш итсәң һәм сүзләреңнең мәгънәсен белеп сөйләшсәң, теләгеңә ирешерсең», – диде ул.

«Үз аккаунтыңда популярлашасың килсә, файда һәм эмоция белән эш ит. Син яза торган пост яки син төшерә торган сторислар һәрвакыт файдалы булырга тиеш. Ә файда китерү өчен эмоциянең булуы да кирәк», – дип аңлатты популяр блогер, маркетолог Алинә Гималтдинова. Аның фикеренчә, блогларда уңышка ирешү өчен зур акчалар түгәргә кирәкми, чөнки популяр булуның башка ысуллары да бар. Мәсәлән, социаль челтәрләргә кертә торган постларыңда популяр блогерларны билгеләү, кызыклы хэштеглар кую да уңыш китерә икән.

«Россия-1» телеканалында бара торган «Удивительные люди» тапшыруында катнашкан, «Тиз уку» һәм «Иң яхшы хәтер» курслары авторы Василий Захаров сәлкешләрне тиз арада күп мәгълүматны истә калдыру серләренә өйрәтте. Моның өчен хәтерләп калырга кирәкле предметларның образын тудырырга кирәк. «Бездә – оператив хәтер. Бүген нәрсәнедер истә тотабыз, ә иртәгә онытабыз. Нинди ысуллар белән мәгълүматны хәтердә калдырып була соң? Моның өчен локация методы ярдәмгә килә. Кайда нәрсә урнашканын белү, предметларны яки китаптагы сүзләрне күз алдында калдыру безнең хәтеребездә озаграк саклана», – дип белдерде ул.

«Бүгенге көнне роботлардан һәм робот техникаларыннан башка күз алдына китереп булмый. Бүген үк кул-аяклары йөрмәгән кешеләргә төрле протезлар киертәләр, ә болар – шул ук роботлар. Шулай булгач, алга таба роботлар тормышның барлык өлкәләренә дә керәчәк», – дип башлады сүзен ИТИС студенты Ауфар Зәкиев. Ул сәлкешләргә роботлар турында кызыклы мәгълүматлар бирде, төрле илләрдәге робот технологияләре белән таныштырды. Экраннарда күрсәтелгән робот видеолары сәлкешләрне таң калдырды.

Сәлкешләрне дөрес максат куярга һәм шуңа ирешергә «Фабрика Дети» дип исемләнгән белем бирү курсы җитәкчесе Яна Вознюк өйрәтте. Ул балаларга максатка ирешү юлы турында сөйләде. «Максатны күктән алып куярга кирәкми. Бу очракта яшең һәм үз мөмкинлекләрең турында уйларга кирәк. Әгәр сиңа 12 яшеңдә ике катлы йорт кирәк икән, син дөрес фикерләмисең. Үзең ирешә алырдай максат куеп, бурычларны билгеләргә һәм үз тырышлыгың белән теләгеңә ирешергә кирәк», – дип белдерде ул.