Җәеңне «Болгар-Туган тел»дән башла кире кайтырга

Начни лето ярко вместе с «Болгар-Туган тел»

Һәр бала өчен катлаулы уку елыннан соң ял итү урыны булып яраткан җәйге лагере тора. Биредә укучы ял итеп кенә калмый, кирәкле белемнәр дә туплый алса – бөтенләй әйбәт. Төбәкара «Болгар-Туган тел» чатырлы лагерендә Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары белем бирәчәк, күңелле ял программасы да төзелгән.

«Болгар-Туган тел» 2014-нче елдан бирле Татарстанның Спасс районында урнашкан Болгар музей-тыюлыгында үткәрелеп килә. Ел саен биредә бөтен Рәсәйдән җыелган 500 бала ял итә.

Быел лагерьнең үзенчәлеге шуна: ул 2 сменада узачак. Һәр ике сменада да 450шәр бала катнашуы көтелә. Бу чарада ике тапкыр күбрәк актив, максатчан һәм сәләтле яшьләр катнаша ала дигән сүз!

Алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Бу эштә балаларга укытучылардан тыш татар телендә камил аралашучы, мәдәниятен белүче әйдаманнар ярдәмгә киләчәк.

Татар теле дәресләреннән тыш һәр катнашучыны кызыклы уку-укыту программасы көтә. Һәр дәрес ныклап уйланылган, милли үзенчәлегебезгә зур игътибар белән төзелгән. Мисал өчен, милли бию остаханәләре, милли кием тегү дәресләре, баянда уйнау, флористика белән шөгыльләнү күнекмәләре дә булачак.

Дәресләр тәмамланганнан соң, көннең икенче яртысында, балалар остаханәләргә йөриячәк.

Уңышлы продюсерлык осталыгы хезмәте турында  «HAVA projects» медиа-компаниясе продюсеры Алмаз Сәмигуллин, режиссер Илшат Рәхимбай сөйлиячәк.

Милли журналистика дөньясы белән «ТНВ – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе проектлары режиссеры Венера Иванова һәм «Матбугат.ру» интернет-порталына ингез салучы Данил Сәфәров таныштырачак.

Тиз арада брендка әверелү өчен нишләргә кирәк? Бу өлкәнең остасы – беренче татар фаст-фуды «Түбәтәй» челтәрен уйлап табучы Солтан Сафин барлык сорауларга да җавап бирәчәк.  Социаль челтәрләрдә популяр булу  серләрен беренче татар блоггеры «Татар малай» – Ринат Галиәхмәтов чишәргә вәгъдә итте.

Республикабызның мөхтәрәм шәхесләре, күренекле фән, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән дә очрашулар көтелә. Тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Археологик эзләнүләр үзәге фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин татар халкы тарихын бәян итәчәк. Драматург, публицист Рабит Батулла әдәбият дөньясы белән таныштырачак. Рәссам-каллиграф, Рәсәйнең Рәссамнар берлеге әгъзасы Нәҗип Исмәгыйлев та үз өлкәсендә булган тәҗрибәсе белән уртаклашыр дип ышанып калабыз.

7 көн эчендә балалар белән тәҗрибәле әйдаманнар эшли. Алар ярдәмендә бала яңа мохиткә тиз ияләшә алачак, яллары да күңелле үтәчәк, файдалы белемнәр дә тупланачак.

Яшь каләм тибрәтүчеләр  өчен махсус матбугат хезмәте эшлиячәк. Алар «кыр шартлары» булуга карамастан, төрле жанрларда оператив һәм кызыклы язмалар язарга өйрәнәчәк,  газета чыгаруда катнашачак, сюжет төшерү мөмкинлекләре дә оештырылачак.

Лагерьнең программа директоры Алсу Салаватова кызыклы да, файдалы да программа вәгъдә итсә, техник директор Тимур Назаров ашханәдә һәрвакыт тәмле ризык булачак дип сүз бирде.

Спорт юнәлеше җитәкчесе Илфат Вәлиев сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт турындагы барлык сорауларга да җавап бирергә әзер. Арт-директор Рүзәл Әхмәдиев кичке чаралар исемлеген төзеп куйган инде. Протокол хезмәте җитәкчесе Алсу Бикмөхәммәтова һәр чакырылган спикер да киләчәк дип ышандыра.

Ике сменаның да башкарма директоры Регина Нуруллина «Һәр бала да безнең лагерьдә үзе өчен яңалык ачачак!» - дип белдерде.

Балаларның күбесе лагерьгә киләчәктә әйдаман булып кире кайтуга чигебез юк. Уңышлар!

Сәләт Медиа-мәктәбе укучысы Алинә Сысоева