Бишенче смена - IT BILER FORUM старт алды! кире кайтырга

Стартовала пятая смена форума - IT BILER FORUM!

3-нче август көнне IX Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы - IT BILER FORUM башланып китте.

IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанган кешеләрне берләштерәчәк.

Смена дәвамында мәгълүматны нәтиҗәле эзләү һәм эшкәртүнең актуаль инструментларына, инновацияле продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллект тудыруга багышланган профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары эшләячәк. Танылган белгечләр катнашында уза торган дискуссия мәйданчыклары катнашучыларга 4-нче сәнәгать революциясе алып килә торган гаҗәеп дөньяга юл ачачак.

IT BILER FORUM-ның махсус мәйданчыгы - Вики-программа. Ул балаларны мәгълүматны эшкәртү һәм тәкъдим итү күнекмәләренә өйрәтү мөмкинлеге тудырачак. Балалар көненә 1500 кеше укый торган язмалар язарга өйрәнәчәк, дөньядагы иң зур мультилингваль онлайн-энциклопедиянең авторларына әйләнәчәк.

Форумның спикерлары:

Айдар Шәйхин – «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәгенең башкарма директоры, Бөтендөнья татар яшьләре форумы Советы әгъзасы;

Булат Җамалиев – Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил, «Цифрлы авыл» социаль IT-проектын булдыручы, Рәсәйкүләм «Цифровой прорыв» хакатоны җиңүчесе, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбе аспиранты;

Фаяз Азизов – VFX артист, 2d/3d моушен дизайнер, Сәләт активисты;

Роман Урсан – өлкән укытучы, КФУның «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе кече фәнни хезмәткәре, фәнне популярлаштыручы, табиб-кардиолог, кардиологларның Европа берләшмәсе әгъзасы;

Айнур Камальтдинов – «Ainur Studio» студиясенә нигез салучы. 3D аниматор, рәссам һәм программистлардан торган төркемнең җитәкчесе. IT белгеч, укытучы, тулыландырылган (AR) һәм виртуаль (VR) чынбарлык өлкәсендә эксперт;

Анна Бирюкова (Мәскәү шәһәре) – «Медиа» цифрлы нәшриятының партнёры, википедияче, редактор һәм фәнни коммуникатор;

Рэда Кербуш (Санкт-Петербург шәһәре) – Викимедиачы. Француз, гарәп, бәрбәр һәм рус телләренә тәрҗемәче, Алжирия викимедиачыларының юзер-төркеме әгъзасы, бәрбәр телләре викимедиачыларының юзер-төркеменә нигез салучы;

Амир Аарони – лингвист, программист, викимедиачы һәм Викимедиа Фонды хезмәткәре (Израиль).

Балалар Биләргә килүгә, алар өчен территория буенча велком-тур оештырылды, соңыннан форумның гала-концертына чыгышлар сайлап алу булды. Сәгать 18:30-да Selet Live онлайн студиясендә туры эфир узды. Биләр җирлегеннән туры эфирлар форумның һәр көнендә чыгып бара. Анда форум яңалыклары, интервьюлар, кызыклы репортажлар һәм башка хәбәрләр күрсәтелә.

Кич белән IT BILER FORUM-ның рәсми ачылу тантанасы булды. Катнашучыларны «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова сәламләде: «Без сезне Изге Биләр җирендә күрергә бик шат. Оештыручылар бу форумга озак әзерләнделәр, сезгә файдалы һәм кызыклы уку-укыту программасын тәкъдим итәләр. Сез яңа белем алырсыз, яңа дуслар табарсыз һәм вакытыгызны күңелле уздырырсыз, дип өметләнәбез».

Чакырылган кунаклар арасында Алжирия викимедиачылары төркеме әгъзасы Рэда Кербуш та бар иде: «Мин Форумга икенче икенче ел рәттән киләм. Яшьләрнең төрле өлкәләрдә белем алу, үсүләре сөендерә. Минем өчен, әлбәттә, аларның викимедия белән шөгыльләнүләре бик мөһим. Безнең курсларны узып, лекцияләребезне таңлагач, без балалар арасыннан татар, рус һәм инглиз телләрендә эшли алачак активистларны таба алуыбызга бик шат», – дип фикерен белдерде ул.