Tatar. Бу Хакатон проектына старт бирәбез! кире кайтырга

Стартует проект Tatar. Бу Хакатон!
Р.Г. Бохараев истәлегенә багышланган Tatar.Бу Хакатонга старт бирәбез!  Бүләк фондының күләме – 400 000 сум!

Мәктәп укучылары һәм студентлар! Сезне мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән кушымта һәм сервислар булдырырга чакырабыз! 

Программа белән тәэмин ителеш (ПО) өлкәсендә уйлап табучылар, Data Science белгечләре, дизайнерлар, маркетологлар, менеджерлар, аналитиклар, тәрҗемәчеләр һәм лингвистлар, бу проект нәкъ менә сезнең өчен. 

Проектта 7-11 сыйныф укучылары, көллият һәм югары уку йортларының 1-5 курс студентлары катнаша ала. Чара идеяләрегезне прототип ярдәмендә гамәлгә ашыру, ябык инструментлар куллана алу һәм ТР Фәннәр академиясендә стажировка үтү мөмкинлеге бирәчәк. 

13 сентябрьгә кадәр — команда туплау, гариза җибәрү
14-15 сентябрь — командаларны сайлап алу;
16 сентябрь — хакатонда катнашачак командаларның исемлеген хәбәр итү ;
18-19 сентябрь — хакатон, проектларны яклау һәм җиңүчеләрне билгеләү планлаштырыла. Финал ТР Милли китапханәсендә узачак. 

Гаризаны Хакатонның рәсми сайтына җибәрергә була:  http://by-hackathon.ru 

Катнашу – бушлай. Чара рус телендә бара. 

Көтәбез сезне!