Җәй ул – үзе кечкенә бер гомер, аны кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга бай ит! кире кайтырга

Лето – это маленькая жизнь, так пусть она будет насыщенной и радостной!

Җәй – иң күңелле вакыт. Чөнки мәктәп укучыларының да, студентларның да җәйге каникуллары иң зарыгып көткән мизгел. Инстаграм челтәрендә башкаларның матур фотоларына сокланып, вакытыңны бушка уздырганчы, син дә җәеңне алдан планлаштырып куй! Сәләт берләшмәсе сиңа күңелле дә, файдалы да җәй тәкъдим итә! Безнең белән тән генә түгел, күңел дә ял итә.

Сәләтле балалар һәм яшьләрнең Сәләт берләшмәсе ел саен Татарстан, Башкортостан, Чувашия Республикаларында 20 җәйге алан үткәрә. Быел аларга Самара өлкәсе һәм Монреаль дә кушылачак!

Сәләт җәйге аланнарында катнашу – туган татар телебездә аралашу, сәләтеңне ачу, яңа белемнәр, танылган фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашу, һөнәр сайларга ярдәм итүче белгечләр белән фикер алышу дигән сүз. Сәләт берләшмәсе һәр баланың шәхси үсешенә ярдәм итә, терәк була ала!

GUM-0453.jpg

Игорь Смирнов, Сәләт клубы президенты:

- Сәләт җәйге аланнарының үзенчәлеге шунда: биредә сез ял итеп кенә калмыйча, файдалы белемнәр дә туплый аласыз. Бүген инде минем өчен Сәләт җәй генә түгел. Сәләт үсә, үзгәрә. Ел әйләнәсе шушы сихри дөньяда кайныйм. Клубларга рәхмәт! Хәзер Сәләт клублары Татарстан мәктәпләре базаларында гына түгел, хәтта Самарада да бар! Җәй исә Сәләтнең кульминацион ноктасы булып тора. Җәен һәр сәлкеш үзенә энергия туплый. Сез дә безнең сафларга кушылыгыз!

Татарстанда, традициягә кергәнчә, безнең аланнар Лаеш районындагы «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү базасында, Алексеевсктагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә үтә. Азнакай, Буа, Бөгелмә, Спас, Биектау районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә дә профильле сменалар гөрләп эшли.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән, 2015-нче елның июлендә рәсми рәвештә ачылган Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге – Сәләтнең тагын бер горурлыгы. «Фәнсар» – замана белән бергә атлаучы күпфункцияле комплекс.

4nVKctMRh3U.jpg

Һәр аланда да Сәләткә генә хас булган мохит хөкем сөрә: милли гореф-гадәтләрне саклау, бердәмлек һәм дуслык хисе, фәнгә, белемгә омтылу, шәхес буларак үсү Сәләтнең төп билгеләмәләре булып тора.

Берләшмәнең рәсми selet.biz сайтында күптөрле юнәлешләр (тел, тарих, интеллектуаль-иҗади, эшмәкәрлек, Worldskills, IT, КВН) буенча барлык сменалар да күрсәтелгән. Алар белән тулырак танышып чыккан соң  portfolio-selet.ru сайтында теркәлү үтеп, үзеңә ошаган аланга гариза калдырсаң да була. Портфолиода барлык казанышларыңны да күрсәтү кирәк.

Гади  3 адым һәм синең бу җәең онытылмаслык булачак!

Альбина Кадирова, «Сәләт -Шәхес 2017» аланы директоры:

- Һәр җәйге профильле сменаның үз юнәлеше, үз үзенчәлеге бар. Һәр директор командасы белән смена күңелле һәм файдалы үтсен өчен 100%-ка тырыша. Гариза калдырыгыз һәм үзегез килеп тикшереп карагыз! Сәләтне сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Тоеп карау кирәк! Шәхсән минем өчен Сәләт гадәти яшьләр оешмасы гына түгел, тормыш та, сулар һава да.

Июнь аенда башланачак беренче смена аланнары белән танышуны башлыйбыз.

Стамбулдагы Зәңгәр мәчетне, Париждагы Эйфель башнясын күрәсең киләме? Бәлки Италиянең иң тәмле пиццасын авыз итеп карарга телисеңдер? Үзеңне Нойшванштайн сараеның патша/патшабикәсе итеп күрергә хыялланасыңмы? Бөек Кытай стенасын үлчәп карарга, дөяләрне кулга ияләштерергә уйладыңмы? Сихри сәнгать дөньясына чумып,  халык мәдәниятен өйрәнәсең киләме? «Сәләт-Тел» аланында  чит телләрне өйрән!

«Сәләт-Тел 2017» аланы директоры Тимур Фәтхуллов:

- «Сәләт-Тел 2017» аланында беренче тапкыр үземне директор буларак  сынап карарга телим. Гомумән алганда, «Сәләт-Тел»дә мин күптәннән, 2012-нче елда әйдаман буларак та катнашкан идем. Быелгы сменага планнар зурдан: остаханәләр исемлегенә сәхнә теле, массаж, флористика юнәлешләрен дә өстәргә уйлыйм. Смена күңелле дә, файдалы да узсын өчен барлык вариантларны да алдан уйлап куячакмын. Күңел белән дә, тән белән дә ял итәрлек булсын.

GUM-8410.jpg

Әгәр инде үзеңне сүздә генә түгел, эштә дә күрсәтәсең килә икән, өстәвенә кулларың да «алтын» булса (яисә шундыйга әверелүләрен теләсәң), «Сәләт-Осталар бистәсе» аланына рәхим ит! Архитектура сәнгате, дизайн һәм 3d-модельләштерү кебек юнәлешләр дә кызыксындырса – икеләнергә җирлек юк – тизрәк «Осталар бистәсе»нә гариза калдыр!

«Сәләт-Осталар бистәсе 2017» аланы директоры Алия Вәлиева:

- Берләшмәдә мин 2007-нче елдан бирле. 2007-2010-нчы елларда «Раушан» сәлкеше идем, 2012-2014-тә шушы ук аланның әйдаманына әйләндем. 2016-нчы елда беренче тапкыр үземне «Яр Чаллы» һәм «Имәнкәй» аланнарында өлкән әйдаман ролендә сынап карадым. Быел инде директор вазифасын башкарып карыйсы иде. Сменага ныклап әзерләнәбез, бик кызыклы булырга охшаган. Уку-укыту программасы өстендә фикер алышабыз: ул балаларга һөнәр сайларга ярдәм итү һәм Juniour Skills эш һөнәрләре чемпионатына багышланган булачак.

Икенче смена вакытында безне «Сәләт-Самара» аланы сөендерәчәк. Лагерьның әйдаманнар командасы смена шәп узсынга кулдан килгәннең барын да эшләргә вәгъдә итә. Уку-укыту программасында төп игътибар фәнни дисциплиналарга биреләчәк: физика, математика, программалаштыру, китай, инглиз һәм татар телләре. Танылган шәхесләр белән берлектә кызыклы темаларга остаханәләр дә үтәчәк: КВН, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены, ораторлык осталыгы, дизайн, видео төшерү һәм монтаж, handmade. Спортка да игътибар җитәрлек: программа буенча футбол, волейбол, өстәл теннисы каралган.  Моңсуланып утырырга вакыт булмачак! Җәй ул – үзе кечкенә бер гомер, аны кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга бай итү үзеңнән тора!

wBlGA2LUkv0.jpg

Сабир Галимуллин, «Сәләт-Самара» клубы рәисе:

- Сәләттә мин 2014-нче елдан бирле. шактый күп проектларда катнашып өлгердем инде: «Сәләт-Олимп» фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбендә, «Фәнсар» мәктәбенең сессияләрендә һәм, әлбәттә, Билярдә узучы Сәләт форумында. 2016-нчы елда Самара шәһәренең Яктылык мәктәбе базасында «Сәләт-Самара» клубы эшли башлады. Ә быелның җәендә беренче җәйге смена да узачак. Безнең өчен бу зур шатлык! Барысы да бик шәп узачагына шигем юк! Сәләт, беренчедән, мөмкинлекләр ул. Һәр баланың сәләте бар, Сәләт исә шул сәләтне күреп аны ачарга, үстерергә ярдәм итә. Икенчедән, Сәләт ул – гаилә. Өченчедән – дустанә мохит һәм позитив. Мин яратам сине, Сәләт!

Мәрьям Гыймадиева, Казан, 14 яшь:

-Сәләтнең 3 сменасында булдым: «Сәләт-Санак» (2015, 2016), «Сәләт-Тел» (2016), «Сәләт-Олимп» (2016). Бу җәйне дә 3 аланга барырга җыенам: «Санак», «Тел» һәм «Раушан». Лагерьләр бик күп, тик алар берсе дә Сәләткә җитми. Сәләт аланнарының үзенә күрә бер рәхәтлеге бар. Шәхсән мин түземсезлек белән җәйне, җәйге аланнарны көтәм. Чөнки биредә син кабаттан дусларың белән күрешәсең, кызыклы дәресләр тыңлыйсың, рәхәтләнеп биисең, җырлыйсың. Сәләттә тагын үзеңне төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеге дә бар. Күзаллау дәрәҗәң дә үсә, яңа танышларың барлыкка килә. Сәләт сүзен ишетүгә күңелгә рәхәт.

980.jpg

Ислам Миргаязов, Казан, 15 яшь:

- Сәләт турында мин 2009-нчы елда ишеттем. Шул елны ук «Сәләт-Тел»дә ял иттем. Сәләт мохитенә, Лаеш һавасына үлеп гашыйк булдым! 2010-нчы елда тагын Сәләткә бардым, тик шуннан соң 4 елга яраткан «Звездный» базасына барырга туры килмәде. 2014-нче елда Биләрдә гаиләм белән ял иттем. 4 ел эчендә Сәләт әйтеп-бетергесез үзгәргән иде! Шунда үземә икенче елга Сәләткә барам дип вәгъдә бирдем! Шулай эшләдем дә: «Сәләт-Раушан 2015», «Сәләт-Раушан 2016», «Сәләт-Тел 2009», «Сәләт-Тел 2010», «Сәләт-Тел 2016». Барлыгы 5 тапкыр!

Быел да шунда ук барырга планлап торам әле. «Сәләт-Монреаль»гә бик барасым килә! Америкага бару – минем күптәнге хыялым, ә Сәләт миңа бу мөмкинлекне бирә. Хәзер барысы да миннән тора. «Иске Казан»га да бару теләге бар.

Дөресен генә әйткәндә, Сәләт минем өчен аңлатып булмаслык дөнья. Кешеләр, вакыйгалар – бүтән галәмнән шикелле хәтта! Биредәге активистлар икенче гаилә ролен үти, тәҗрибә бирә, онытылмаслык хис-кичерешләр бирә. Бер генә сменадан соң да еламыйча кайтканым юк! Сәләт – мөмкинлекләр, идеяләр, иҗат мохите. 

IMG_7279.jpg