«Әнвәр Хәйри укулары» конференциясенә гаризалар кабул итү кампаниясе кире кайтырга

Прими участие в конференции «Чтения Анвара Хайри»!

Бүген «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү кампаниясе башланып китте.

«Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе «Сәләт» Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге Дәүләт учреждениесе ярдәме белән, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы,  Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы милли китапханәсе, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Татарстан Республикасы ФА архиология институты , КФУ халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш телләр институты,  Алексеевск муниципаль районы администрациясе, Аксубай муниципаль районы администрациясе катнашында уздырыла.                          

Конференциянең максаты:

– Биләр каласы тарихын өйрәнгән, татар дөньясы тарихында зур эз калдырган галим Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү;

- укучыларда фәнни, иҗтимагый эшчәнлек алып барган галимнең фәнни-практик эшләрен укучыларда кызыксыну уяттыру;

- яшьләрдә һәм мәктәп укучыларында  тарихи-архиологик өлкәгә кагылышлы фәнни эшләрендә ярдәм итү. 

Конференция түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла:                          

«Биләр каласы. Тарих: бүген һәм киләчәк».

«Әнвәр Хәйри мирасын өйрәнү».                                      

«Мин яратам сине, илем» (мисал өчен, мәктәбем тарихы, авылым тарихы, яшәгән урам тарихы.....)

«Гаиләм тарихы» (мисал өчен, минем шәҗәрәм, гаиләм белән бәйле булган истәлекләр).                                                   

Конференциядә Татарстан Республикасының 8-11-нче сыйныф укучылары һәм беренче курс студентлары катнаша ала. Фәнни эшләр бер кеше тарафыннан да, күмәк эш 3 кеше тарафыннан да эшләнә ала. Иң мөһиме, фәнни җитәкче белән.   

Конференциядә катнашу өчен 2017-нче елның  15-нче ноябренә кадәр монда гариза калдырып,  fansar@selet.biz электрон адресына фәнни-тикшеренү эшенең тезисларын җибәрергә кирәк (һәрбер кәгазь бите аерым файл буларак беркетелергә һәм авторларның фамилияләре күрсәтелергә тиеш).

Нигезләмә