Ел сәлкеше нәрсәләргә әзер? кире кайтырга

На что способен сэлкеш года?

Бу көннәрдә Сәләт йортында «Сәмрух» ел премиясенең беренче әңгәмә нигезендә  сайлап алу туры узды. Читән торып сайлап алу этабында иң актив сәлкешләрнең портфолиоларына югары бәя бирелде һәм 12-нче декабрь көнне алар жюри әгъзаларына казанышларын тәкъдим иттеләр. Тантанлар залы килгән кунаклар, җанатарлар, фикердәшләр белән тулы иде.

«Бүген бәйрәм! Быел җәйге аланнарда 12 меңнән артык сәлкеш катнашты. Шуларның иң-иңнәре гариза тутырып, үзләрен сезнең алда сынап карарга җыелдылар. Минемчә, иң мөһиме, безнең Сәләттә булган гаилә мохите. Бүген, без, «Сәмрух» премиясен башлап җибәрәбез. Әмма бу конкурс. Катнашучыларга уңышлар телим! Иң көчлегез җиңү яуласын! Афәрин!» – дип котлады катнашучыларны «Сәләт» фондының башкарма директоры  Тимур Сөләйманов.

Катнашучыларның презентацияләре бик үзенчәлекле узды: татар милли костюмнары һәм биюләр, баянда көйләр, Сәләт берләшмәсенә багышланган җырлар, шигырьләр, «баскыч», әкияти персонажлар, хәтта профессиональ киемнәр һәм тимераяк белән хоккей уйнау. Бары бер нәрсә генә үзгәрешсез калды: Ел сәлкеше исеменә һәрбер катнашучы лаек.

«Бу елны мин оештурычы, волонтер буларак Сәләтнең күп кенә проектларында катнаштым. Барлыгы 11 тапкыр сәлкеш булдым. «Сәләт-Имәнкәй» аланында мактау хатына, «Сәләт-Саба» аланында сары галстукка ия булдым. Үземнең мәктәбемдә Сәләт клубы ачып, председатель вазыйфаларын башкарам. Көз көне Лидер года һәм 21-нче гасыр лидеры конкурсларында уңышлы гына Сәләтне тәкъдим иттем. «Сәләт-Саба», «Сәләт-Имәнкәй», «Болгар-Туган Тел» аланнарында, шулай ук Сәләт форумында мин үземнең энергиям белән бүлешәм. Төрле район балаларын Сәләт дөньясы белән якынрак таныштырам: принципларны, җырларны өйрәтәм, Сәләт проектлары белән таныштырам. Профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнәм. Минем абыем профессиональ хоккеист һәм кечкенәдән үк мин аның уеннарын карап үстем.

«Елдан артык Сәләт хәрәкәтендә катнашып, сары галстукка ия булгач, үземне сәлкеш буларак, премиядә сынап карарга булдым. Сәләтнең төрле проектларында, чараларында, шулай ук «Сәләт Вики мәктәбендә» катнашып, ирешкән уңышларым, казанышларым да бихисап. Хәзер инде конкурсның нәтиҗәләрен генә көтәсе калды», – дип сөйләде Тимерхан Шәйхетдинов.

«Сәмрух» – ул сынау, тырышлык, максатчанлык, үзең өстендә эшләү һәм зур тәҗрибә. Бу премия, нәкъ менә синең , «Ел сәлкеше» исеменә лаеклы һәм жюрилар алдында бик яхшы әзер булуыңны таләп итә», – дип уйлый Сабир Галимуллин.

Шул вакытларда хоккей белән шөгыльләнәсем килде, ләкин мине фигуралы шууга бирделәр. 2-нче класста укыганда травма алып, ташларга туры килде. Ел буе әниемне күндереп килдем һәм 6-нчы класста беренче тапкыр хоккей формасында бозга бастым», – дип бүлеште Лия Коган.

Мондый катнашучылар белән жюри әгъзаларына җиңел түгел.

«Иң авыр хезмәт жюри әгъзаларына төшә. Бу бик җаваплы эш. Чыгыш ясаганда барыгыз да бик якын. Берегезне дә кимсетәсе килми. Актив эшлисез, җавапларыгыз төгәл, матур. Сәләттә булмасагыз, сезнең сәләтегез ачылмый да калыр иде. Шуңа күрә, киләчәктә дә сезне Сәләттә күрәсебез килә», – дип теләде Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин .

8-нче февраль көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясендә премияне тантаналы тапшыру вакытында көтелгән сынның җиңүчесен белербез.

«Сәмрух-2017» премиясенең партнерлары: «Түбәтәй» татар милли тиз туклану челтәре, SELETSTORE яшьләр киеме һәм аксессуарлар кибете, «Братья Зариповы» агенствосы, «Rocket Records» тавыш яздыру студиясе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Видимый свет» фото һәм видео студиясе, FUN24 күңел ачу һәм «Ихсан» тренинг үзәге.