VIII ачык Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсына старт! кире кайтырга

Старт конкурса «Сәләткә нур булган йолдызлар»
VIII ачык Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби бәйгесенә гариза бирү кампаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрде.    

Конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.
Конкурс үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм гамәлгә ашыра:

– әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү;
– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;
– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;
– талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы танылган татар язучысы Флүс Латыйфиның исемен «Сәләт» мохитендә яңгырату һәм яшәтү;
– сәләтле яшьләрне «Сәләт» оешмасының проекталарына чакыру.


«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» конкурсында 11 яшьтән алып 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша. 

Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә үтә. Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы берничә этапта үткәрелә:

– 18-нче февраль 2019 ел – 1-нче апрель 2019 ел– гаризаларны кабул итү этабы; 
– 2-нче апрель 2019 ел – 4-нче апрель 2019 ел – иҗади эшләрне конкурска сайлап алу этабы;
– 4-нче апрель 2019 ел – 13-нче апрель 2019 ел – конкурска кабул ителгән эшләрне казыйлар шурасы тарафыннан бәяләү этабы;
– 19-нчы апрель 2019 ел – конкурсның финалы Казанда Сәләт Йортында (Островский ур., 23-нче йорт) уздырылачак.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны монда калдырып була.

Конкурс эшләре selet.nur@gmail.com адресы буенча электрон почтасына кабул ителә. 

Гаризаларны көтеп калабыз!

Нигезләмә