Беренче тематик викисәфәр! кире кайтырга

 Первая тематическая викиэкспедиция!

Мәшһүр Шиһабетдин Мәрҗани исеме сиңа танышмы? Аның белән бәйле урыннарны күрәсең, акыллы сәяхәткә чыгасың киләме?

«Сәләт ВикиМәктәбе» беренче тапкыр тематик викисәфәр оештыра! Ул 18-19-нчы апрель көннәрендә булачак. Беренче көнне танылган галим-энциклопедистның эзләре калган Ябынчы, Мәрҗән һәм Ташкичү авылларына сәяхәт оештырылачак. 19-нчы апрельдә исә викисәфәр катнашучылары Казанның Иске татар бистәсендә Шиһабетдин Мәрҗани исеме белән бәйле урыннарда йөриячәк.

Кайсы көнне катнашырга теләвеңне (ике көндә дә катнашырга мөмкин!) проектның җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдиновка язып җибәрә аласың (сылтамасын «ВКонтакте» төркемебездә куйдык).