Үтеп баручы елның төп вакыйгасы кире кайтырга

Главное событие уходящего года

Кадерле дуслар, үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясарга вакыт! Моның өчен без сәләтле балалар һәм яшьләрне эзләү, ярдәм итүче «Сәмрух2016» Республикакүләм ел премиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз!

Әлеге Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән оештырыла. Чараның максаты булып «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, «Сәләт» коллективының, иганәчеләрнең, проектларны оештыручыларның эшенә бәя бирү тора.



«Сәмрух2016» түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:

- «Ел директоры»;

- «Ел өлкән әйдаманы»;

- «Ел аланы»;

- «Ел сәлкеше»;

- «Сәләт җырлый»;

- «Ел паблигы»

- «Ел әйдаманы»;

- «Ел клубы».  

Һәр катнашучы берьюлы ике номинациягә гариза калдыра ала. Элек җиңү яулаган конкурсант кабат әлеге номинациядә катнаша алмый.

Гаризалар 5-нче декабрьгә кадәр portfolio-selet.ru сайтында кабул ителде. Премия хакында нигезләмәдән укып белә аласыз.

6-12-нче декабрь аралыгында портфолиолар буенча сайлап алу туры, 19-нчы декабрьдән 30-ына кадәр – ачык сайлап алу турлары узды. Биредә катнашучылар әңгәмә нигезендә сайлап алынды, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Лауреатларны һәм җиңүчеләрне рәсми бүләкләү тантанасы 16-нчы февраль көнендә узачак. Уңышлар!