«Мирах» турнирының чираттагы уены узды кире кайтырга

Очередная игра турнира «Мирах» прошла в доме «Сәләт»

Бүген, ягъни 1 март, якшәмбе көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирының чираттагы уены гөрләп узды.

Бүгенге уенда барлыгы 14 команда көч сынашты. Исегезгә төшерәбез, әле икенче тапкыр гына үткәрелүче әлеге турнирда мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша ала. Баллар да  ике система нигезендә санала.

Уен күңелле һәм кызу барды. Ул, гадәттәгечә, тренировкадан башланып китте. Аны чират буенча бу юлы «В кругу друзей» командасы үткәрде.

Ә җиңүчеләр итеп исә 2 команда танылды: «Штанга-вахтанга» һәм «Рухият».

Әлеге турнир яшьләр арасында интеллектуаль уеннарга мәхәббәт уяту, аларны популярлаштыру, «Сәләт» һәм аннан читтә иң көчле интеллектуаль команданы билгеләү максатыннан үткәрелә. Бүген  биредә залда утыручылар арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенының даими катнашучыларын да, әле яңа гына тәрҗрибә туплый башлаганнарны да күрергә була иде.

Без җиңүчеләргә һәм калган командаларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз! «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены буенча «Мирах» турнирының яңалыклары артыннан сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бар аласыз.