«Сәләт-Олимп» олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле! кире кайтырга

Известны результаты олимпиады «Сәләт-Олимп»!
13 һәм 20-нче октябрьдә «Сәләт-Олимп» олимпиадасының математика, инглиз теле, әйләнә-тирә дөнья, татар теле һәм җәмгыять белеме фәннәре буенча килеп катнашу этабы узды. Анда 2-11-нче сыйныф укучылары катнашты.

Олимпиада Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә оештырылды. Читтән торып катнашу этабына 5000нән артык гариза килгән булса, анда сайлап алынган 1500ләп бала килеп катнашу этабына чакырылды.
Инглиз теле, татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча олимпиада нәтиҗәләре 28-нче октябрьдә билгеле булачак.

Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе олимпиадаларда көтеп калабыз:
10-нчы ноябрь – математика;
17-нче ноябрь – инглиз теле һәм татар теле;
24-нче ноябрь – химия, биология һәм әйләнә-тирә дөнья.

Киләсе очрашуларга кадәр!

ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ