Сәләт иң сәләтлеләрен бүләкләде кире кайтырга

Символ «Сәмрух-2016» обрел своих обладателей

16-нчы февраль көнне «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче Республикакүләм «Сәмрух-2016» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Аның кысаларында Сәләтнең 2016-нчы елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, иң актив яшьләрне, иң зур уңышка ирешкән проектларны билгеләп үтелде, Сәләт үсешенә үз өлешен керткән мөхтәрәм мөгалимнәребез, партнерларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерелде.


Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырыла. 2016-нчы елда Сәләт проектларында 12 меңнән артык сәләтле балалар һәм яшьләр катнашты. Аларның иң-иңнәре «Сәмрух-2016» ел премиясендә үзен тагын бер кат күрсәтә алды.


Быел Премия 8 номинация буенча уздырылды. Җитәкче эше – башкалар булдыра алмаганны булдыра алу. «Ел директоры» номинациясендә Альбина Кадирова җиңүче дип танылды. Аны «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркы директоры Антон Грачев; «Сервис стиль» компанияләр төркеме генераль директоры Лениза Ризванова тәбрикләде.


«Ел өлкән әйдаманы» исеменә Диләрә Халитова лаеклы дип табылды. Аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының социаль үсеш белән идарә итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин; Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев тәбрикләде.


«Ел аланы» буларак «Сәләт-Рухият» танылды. Аланга бүләкне Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең киңәшчесе, Сәләт Попечительләр советы әгъзасы Җәлил Сөләйманов тапшырды.

«Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче итеп Айгөл Шакированы Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының милли белем бирү белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева игълан итте.

Сәләт тарихына күз салсаң, Сәләтнең 500-дән артык җыры бар икән. «Сәләт җырлый» номинациясендә барыбызның да күңелләренә Энҗе Әхмәтҗәнова кереп калды. Аңа бүләкне композитор, Муса Җәлил премиясе лауреаты Эльмир Низамов; «Rocket records» тавыш яздыру студиясе җитәкчесе Айрат Ганиев тапшырды.

«Ел паблигы» исемен «Сәләт-Югары Тегермәнлек» клубы паблигы яулады. Аның вәкилләрен Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Марат Гарифуллин котлады.

«Ел әйдаманы» буларак «Сәләт-Батыр»дан Фәннур Шәйхетдинов игълан ителде. «Ел клубы» исеме «Сәләт-Самара»га бирелде.


Махсус сыннар тапшырудан кала быел Сәләт стипендиясен дә тапшырдык. Аңа Чулпан Фатыйхова, Ләйсән Сабитова, Гүзәл Гайнанова лаек дип табылды.
«Ел партнеры» номинациясендә Республикакүләм «Лето» балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлеген оештыру оешмасы директоры Раил Муратшин җиңүче буларак танылды. Безнең белән булганыгызга рәхмәт! Без бер юнәлештә эшлибез, алга таба бергә яң үрләр яуларга язсын!

«Ел остазы» номинациясе исә бернинди ярышларга да бирешми. Рабит ага Батулла, Индус ага Таһировны зал тулы Сәләтлеләр басып каршы алды! Рәхмәт Сезгә, остазларыбыз, хөрмәт итәбез, горурланабыз, үрнәк алабыз!

Тантананы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлназ Сәфәрова, җырчы Фәнил вакказов, сәләтле егетебез Йосыф һәм «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов алып барды.


Махсус кунакларның осталыгы да тамашачыларны таң калдырды: «Микс стайл» бию коллективын, «Алло» төркемен зал алкышлап озатты. Танылган җырчы Алинә Шәрипҗанова Сәләт активистлары Энҗе Әхмәтҗанова, Сәидә Мөхәммәтҗанова белән берлектә бар сәхнәне моңга күмде. Сәләт ветераны Илназ Сафиуллиннан башка тантананы күз алдына да китереп булмас иде: ул да җыр башкарып узды.
Чара «Сәмрух» премиясенең гимны белән тәмамланды.