Алар 16 телдә сөйләшә кире кайтырга

Они говорят на 16 языках

Бүген «Йолдызлы» БСҮдә җәйнең икенче сменасы – «Сәләт-Тел»нең рәсми ачылышы узды.

Ачылу тантанасында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм Сәләт гимны көй авторы Гөлназ Мигранова катнаштылар.

Сәламләү сүзе белән чараның рәсми өлешен Тимур Сөләйманов ачып җибәрде. Чыгыш вакытында биредә балаларның күпме тел белгәннәрен дә санап өлгерде. Ә алар шактый күп булып чыкты! 16! Алар арасында: татар, рус, инглиз, төрек, испан, итальян, япон, кытай һәм, хәтта, фин телләре.

Сәләт гимны көй авторы Гөлназ Мигранова исә, сәлкешләр белән беренче тапкыр әйдаман булып барган тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Барысы да бик яхшы. Кызганыч, һава торышы гына бераз сынатты. Ләкин, шуңа да карамастан, үзебезнең күтәренке кәефебез, энергиябез белән барлык болытларны кудык! Җитди сөйләшсәк, программа буенча инде «Сәләт дөньясы» дип аталган квест та үткәрергә өлгердек. Уенның төп бүләге, әлбәттә, сары футболкалар», - дип уртаклашты «Сәләт-Тел» аланы директоры Арман Костанян.