Безгә Австралиядән дә киләләр кире кайтырга

К нам приезжают даже из Австралии

SELET BILER FORUM – Сәләтнең традицион фестиваль-форумы. Төп катнашучылары Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр. Тарихи урынга Татарстан Республикасыннан һәм Рәсәй төбәкләреннән кала якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар килә. Шуларның берсе – Сәләтнең «Рухият» аланында ял итүче, Австралиядән килгән кунагыбыз Хәфизә Гарипова.

- Сәлам, Хәфизә. Австралиядә татарлар күпме?

- Сәлам, әйе күп.

- Ничек яши Австралия татарлары? Сез нәрсә тыңлыйлыз? Татарча җырлар тыңлыйсызмы?

- Әйе, бездә татарча җырларны тыңлыйлар. Аеруча Салават Фәтхетдиновны яратып тыңлыйбыз, әмма күбрәк инглиз телендәге җырларга өстенлек бирәбез.

- Әлеге форумга кем буларак килдең?

- Форумга мин сәлкеш буларак килдем. Миңа 21 яшь һәм мин сәлкеш.

- Форумнан нәрсә көтәсең?

- Яхшы кәеф, яңа танышлар, яңа ачышлар, онытылмас көннәр көтәм.

- Алдагы елларда да Сәләткә килергә исәбең бармы?

- Әлбәттә, миңа монда бик ошый.

- Сезнең аланда синнән кала тагы чит ил татарлары бармы?

- Әйе, бар. Автралиядән без өч кеше килдек.

- Сәләткә ничек килеп эләктең?

- Мине Сәләткә чакырдылар һәм мин килдем.

- Тормышта нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Мин укыйм һәм эшлим.

- Кайда эшлисең?

- «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә эшлим.

- Димәк, син табиб?

- Булачак табиб, әлегә мин укыйм.

- Австралиядә татар теленә мөнәсәбәт ничек?

- Бик әйбәт. Без татар телен яратабыз. Бездә татар мәктәпләре дә бар.

- Хәфизә, рәхмәт сиңа шушы кыска гына, әмма бик эчтәлекле әңгәмә өчен. Күңелле яллар сиңа!

- Үзегезгә рәхмәт.