Иҗат Биләр Форумда иҗади лабораторияләр: Тукай көндәлекләре, Сәләт гимнының яңа яңгырашы һәм кинобиюләр кире кайтырга

Творческие лаборатории на Иҗат Биләр Форум: дневники Тукая, новое звучание гимна Сәләт и кинотанцы

Бу көннәрдә Биләрдә XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы - ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) уза.

Икенче ел рәттән смена бию, музыка, театр юнәлешләре буенча лабораторияләр форматында уза. Катнашучылар, иҗади төркемнәргә берләшеп, остазлары белән бергә смена ябылышында тәкъдим итәчәк иҗади проектлары өстендә эшлиләр.

Быел ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество/Arts) үзенең 5 еллык юбилеен бәйрәм итә, шундый истәлекле вакыйга уңаеннан без юнәлеш җитәкчеләре: хореограф һәм биюче Венера Галимова, җырчы, актриса, вокал укытучысы Зәринә Вильданова һәм актриса, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры режиссеры Лилия Нурель белән аралаштык.

 

Венера, сез фестивальдә 5 ел дәвамында бию юнәлеше җитәкчесе булып торасыз. Бу ничек килеп чыкты?

Мин Сәләткә беренче тапкыр, әйдаман булып, 2011 елда ук эләктем. Аннары мин «Сәләт - Рухият» директоры булдым, вакыт узу белән миңа форумда эшләү кызык икәнлеген аңладым. 2018 елда беренче иҗади смена ачылды һәм миңа җитәкче булырга тәкъдим иттеләр.

Бию - иң зур һәм күптөрле юнәлешләрнең берсе. Безгә төрле өлкәләр буенча остаханәләр үткәрәчәк 30га якын эксперт килде. Белгечләр халык биюе һәм классикадан алып, экспериментальга кадәр юнәлешләрне тәкъдим итте һәм аларның бергә яшәве турында сөйләде.

 

Смена 5 ел эчендә ничек үзгәрде?

5 ел эчендә күп нәрсә үзгәрде. Мәсәлән, катнашучылар саны һәм аларның дәрәҗәсе артты. Беренче елда бу смена хакында әле берәү дә белми иде, шуңа күрә безгә үзебез турында белдерү өчен барысын да мөмкин кадәр сыйфатлы итеп эшләргә кирәк иде.

 

Быел күп кеше килдеме?

2022 елда бер урынга өч кеше дәгъва кылды. Сайлап алу бик катлаулы һәм, кызганыч, барысын да сыйдырып булмый. Сәләт - сыйфат бренды, шуңа безгә шундый ук катнашучылар килүе сөендерә. Әмма шул ук вакытта без яшь коллективларга да мөмкинлек бирәбез.

 

Быел нинди дә булса яңа юнәлешләр барлыкка килдеме?

Бездә кинобию юнәлеше барлыкка килде. Узган елларда бездә берничек тә сакланып калмаган бик сыйфатлы эшләр бар иде. Шуңа быел белгечләр чакыру һәм чыгышларны мини-фильм рәвешендә яздыру идеясе туды. Бәлки, киләчәктә бу алга таба да яшәр - фильмны дөньяга чыгарырга, аның белән фестивальләрдә катнашырга мөмкин булыр.

Музыкаль юнәлеш җитәкчесе Зәринә Вильданова яңа иҗади лаборатория проектлары, Сәләт маршы һәм гимнның яңартылган төренең аермалары турында сөйләде.

Зәринә, быел программада нинди яңарышлар бар?

Программа быел бик кызыклы. Ел саен без яңа кызыклы спикерлар чакырырга һәм төрле яктан балаларның үсешен тәэмин итәргә тырышабыз. Мәсәлән, Нурбәк Батулла балаларга сәхнәдә үз-үзләрен иркен тоту өчен тәннәре белән эшләргә кирәкле махсус күнегүләр күрсәтте. Шулай ук Гөлназ Сәфәровадан стиль буенча лекцияләр, Эльмира Кәлимуллинадан вокал дәресләре һәм башкалар булды.

Шулай ук музыка юнәлеше җитәкчесе быелгы иҗади лабораторияләр турында сөйләде. Аларны музыкант, кинокомпозитор, саундпродюсер Никита Савельев һәм композитор, саунд-дизайнер Дмитрий Балакин үткәрәчәк. Алар катнашучыларга кино өчен музыка язу үзенчәлекләре турында сөйләячәк.

Дәресләрнең икенче сериясен Россия композиторлар берлегенең яшьләр секциясе әгъзасы Марат Фәйзуллин үткәрәчәк. Ул анда халык музыкасын стильләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Катнашучылар фольклор темасын тирәнтен өйрәнәчәк һәм татар халык җырларыннан попурри ясыячак.

Өченче иҗади лабораторияне Айрат Нуркаев үткәрәчәк, анда балалар «Сәләт» гимнын яңартачаклар.

Узган ел Сәләт маршын үзгәрткән идегез, быел гимнга алындыгызмы? Алар нәрсәләре белән аерылачак?

Монысы да электрон музыка, ләкин бу юлы яңарту белән төрле күзаллаулы төрле музыкантлар шөгыльләнәчәк. Әлбәттә, без яңартылган җыр кызыклы һәм сыйфатлы яңгырасын өчен барлык процессны контрольдә тотабыз, тик безнең өчен бу барыбер зур сюрприз булачак.

 

Театр юнәлеше җитәкчесе Лилия Нурель куярга әзерләнүче сәхнә әсәрләренең нечкәлекләре һәм программаны үзгәртү сәбәпләре белән уртаклашты.

Беренче лабораторияне Тинчурин театры актеры һәм режиссеры Илнур Гарифуллин үткәрәчәк. Ул балалар белән бергә Г.Тукай көндәлекләре буенча спектакль эскизы әзерләячәк.

«Махсус аның өчен спорт чатыры янында утар төзеделәр. Бездә спектальләрнең тулы бер марафоны булачак - рәттән өч тапкыр. Бу безнең өчен эксперименталь формат. Моңа кадәр беркайчан да шушы форматта эшләганебез булмады», - дип уртаклашты Лилия.

Икенче лаборатория Х.Такташның «Мокамай» поэмасына багышланачак, балалар белән театр, кино режиссеры, драматург һәм актер Булат Минкин шөгыльләнәчәк.

Спектакльнең өченче эскизын режиссер, актер, укытучы һәм клоун Руслан Абраров җитәклиячәк.

«Башта бу эскиз урам перформансы һәм клоунадага охшаш булыр һәм күбрәк татар риваятьләренә, әкиятләренә таяныр дип планлаштырдык. Әмма хәзер без дуслык темасына кереп киттек, чөнки, Биләргә килеп, бу мохитне һәм кешеләрне күргәч, режиссерның Сәләт стилистикасында спектакль кую идеясе туды», - дип өстәде Нурель.

Смена нәтиҗәләре буенча иҗади лабораторияләрнең эшчәнлеген күрсәтүче номерлар катнашында гала-концерт булачак. Теләгән һәркем 7 июль сменасының ябылу тантанасында әлеге эшләрне карый алачак.