Берләшкән Милләтләр Оешмасының V Халыкара Казан Моделе кире кайтырга

V Казанская Международная Модель Организации Объединенных Наций

Бүген, ягъни 12-нче ноябрь көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) Берләшкән Милләтләр Оешмасының V Халыкара Казан Моделе ачык дип белдерелде. 

Әлеге тантанада Модельнең генераль сәркатибе Динара Гәрәева, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» проекты җитәкчесе Дилбәр Садыйкова һәм «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөйләманов та катнашып, делегатларга теләкләрен белдерделәр.  

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара Казан Моделе – ул  БМОның эшен модельләштерүче дипломатик уен. 2011-нче елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге Модельнең эшчәнлеге сөйләшүләр, киңәшмәләр алып барырга, зур аудитория алдында чыгыш ясарга, конфликтларны зарарсызландырырга өйрәтүгә юнәлдерелгән. Бүгенгесе көндә биредә Татарстан Республикасыннан, Рәсәй төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән килгән 500 кеше катнаша.

 Берләшкән Милләтләр Оешмасының V Халыкара Казан Моделе генераль сәркатибе Динара Гәрәева катнашучыларны иң беренчеләрдән булып сәламләде. «Хәерле көн, хөрмәтле делегатлар! Вакыт бик тиз уза, инде менә бишенче тапкыр без актив яшьләр өчен Халыкара Казан Моделен әзерлибез. Әлеге Модель сезнең өчен, чын мәгънәсендә, тормыш мәктәбе булсын: киләчәктә һәм карьерагыз баскычлары буйлап менгәндә биредә туплаган белем һәм тәҗрибәгезнең һәрдаим кирәге чыгар дип уйлыйм. Казанда үткәргән көннәрне кабат искә алганда күңелегездә бары якты, җылы һәм матур хатәрәләр генә яңарсын! Рәхим итегез!» – дип ихлас теләкләрен җиткерде ул.

Динара Гәрәевадан соң сүз «Яшьләр дипломатиясе академиясе» проекты җитәкчесе Дилбәр Садыйковага бирелде. «Һәрбарчагызны да биредә күрүемә чиксез шатмын! Берләшкән Милләтләр Оешмасының Моделе – рәхәт белән файдалыны чиратлаштырып була торган мәйданчык. Шуңа да биредә уздырган көннәрдә мөмкин кадәр мәгълүмат алып калырга тырышыгыз, танышыгыз, дуслашыгыз! Ә Әзербәйҗаннан килгән делегациябезгә аерым кайнар сәлам!» – дип, катнашучыларны      сәламләде.

«Ә мин, үз чиратымда, сезне «Сәләт» йортында күрүемә чиксез шатмын!», – дип башлады сүзен «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов. «Икеләнүләрегезне, шикләнүләрегезне кырыйга куеп, куйган максатыгызга бара белегез! Бергә фикер алышыгыз, тәҗрибә уртаклашыгыз!» – дип, теләкләрен дә җиткерде ул.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының V Халыкара Казан Моделенең быелгы үзенчәлеге булып эшчәнлекне практик нәтиҗәгә юнәлтү тора. Өч көн дәвамында форумда «Креатив шәһәрләр челтәре» дигән яңа юнәлеш тә эшлиячәк. 5 комитет та бүгенге җәмгыятьтә актуаль булып саналган сораулар өстендә уйланачак, җаваплар исә чишелеш табарга тырышачак.

Ә без исә делегатларга уңышлар һәм бетмәс илһам теләп калабыз!  Казанга рәхит итегез!

Чарадан Фотоотчет