Мәгълүматлар дулкыныннан артта калмыйк кире кайтырга

Мы не должны отставать от потока информации

Безнең дөньябыз даими рәвештә яңалыкка омтыла, мизгел саен үзгәреп тора! Яңа ачышларның, инновацион һәм фән сыешлы технологияләрнең көннән-көн арта баруы безгә яңалык түгел... Дустым, мәгълүматлар дулкыныннан артта калмаска һәм бер агымда булырга теләсәң «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе сине үзендә көтеп кала!

22-нче сентябрьдә «Sanak-lab» яңа сезонга старт алды! Әлеге мөһим дата уңаеннан Сәләт (Островский, 23) Йортында Ачык ишекләр көне узды. Сигез уку ае дәвамында яңа юнәлешләр, көзге күчмә сессия һәм мавыктыргыч дәресләр көтеләчәге тагын бер кат расланды. «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең җитәкчесе Ләйсән апа Сабитова лаборатория турында барлык кирәкле мәгълүматларны да килгән кунакларга җиткерергә тырышты. Кайда? Ни рәвешле? Ничек? Кыскасы, барлык сорауларга да җаваплар табылды.

Яңа юнәлешләрнең берсе - информатика фәненнән БДИга әзерлек! Әлеге тармак буенча мөгаллим ролен башкарачак Камил абый Әхмәтов (Иннополис университеты студенты, КФУның IT-лицее чыгарылыш укучысы, ике алтын медаль иясе (Татарстан һәм Россия), информатикадан БДИны 100 баллга биргән!) үзенең фикере белән уртаклашып китте:

- Әлеге юнәлешнең максаты: югары уку йортларына керү өчен информатика буенча БДИдан максималь рәвештә зур баллар туплау. Моның өчен укытучы гына тырышырга тиеш түгел, әлбәттә, ә укучы үзе дә бөтен көчен әзерлеккә юнәлтергә тиеш. Шулай ук бу катлаулы эштә дисциплина да бик мөһим!

3d-модельләштерү, сайтлар ясау, схемотехника, программалаштыру, график дизайн... Әлеге исемлек синдә кызыксыну хисе уята икән, дустым, ашык! «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясендә катнашу өчен гариза тутырыр! Профессиональ укытучылар һәм эффектив программа сине көтә! Мөмкинлегеңне кулыңнан ычкындырма!