Кабаттан «Иске Казан»га кайтабыз! кире кайтырга

Мы возвращаемся в «Иске Казан»!

15-21-нчы август көннәрендә ТРның Биектау районында «Иске Казан» аланы узачак. 

«Сәләт-Иске Казан» – татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы сәләтле яшьләр аланы. Дәресләрдә укучылар татар халкының килеп чыгышын, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнәләр. «Иске Казан» тарихи музей-тыюлыгы җирлегендә яшәү исә аларны тарихи үткәнебезгә тагын да якынайта, узган гасырлар атмосферасын тою мөмкинлеге бирә.

Аланның тагын бер үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли остаханәләрдә укучылар эшче һөнәрләр белән танышалар, үзләрен төрле  һөнәрләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр.

«Сәләт-Иске Казан» аланында Сәләт хәрәкәтенең төп өч бурычы үтәлә. Алар:

- сәләтле балалар һәм үсмерләрне барлау, аларга тормыштагы юлларын сайларга булышу;

- балаларның җәйге ялын оештыру;

- эшче һөнәрләр белән танышу, кызыксындыру. 

«Сәләт-Иске Казан» аланы Биектау районында урнашкан Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлык җирлегендә Татарстаннан һәм күрше регионнардан җыелган сәләтле балалар өчен оештырыла.

20-нче август көнне алан кысаларында «Иске Казан» фестивале дә үткәреләчәк.