«CӘЛӘТ ВИКИМӘКТӘБЕ» – СКАНДИНАВИЯ БАШКАЛАСЫНДА кире кайтырга

«ВикиШкола Сәләт» – в столице Скандинавии
14-18-нче август көннәрендә Стокгольмда (Швеция) XV Халыкара Викимедиа хәрәкетенең «Викимания-2019» конференциясе оештырылды. Әлеге чара вики-дөньясында иң күләмле булып санала, чөнки мәйданчыкта бөтен дөньядан 1 000нән артык викимедиачы җыела.

Быелгы конференциянең төп темасы: Викимедиа, ирекле белемнәр һәм тотрыклы үсеш максатлары. Хедлайнерлар арасында Википедияне гамәлгә куючы Джимми Уэйлс, Викимедиа Фонды башкарма директоры Кэтрин Маэр һәм Берләшкән милләтләр оешмасы музееның директоры Майкл Эдсон бар иде. 

«Викимания»дә Россиянең 17 кешелек делегациясе составында Татарстаннан Сәләт активистлары Тимерхан Шәйхетдинов һәм Фәрһад Фаткуллин да катнашты. 

Тимерхан «Уку-укыту өлкәсендә Викимедиа проектлары аша азчылык телләрен үстерү» панель дискуссиядә спикер буларак катнашты. Чыгышында ул халыкара аудиторияне «Сәләт ВикиМәктәбе»нең уңышлары белән таныштырды, аеруча тулы итеп IT BILER FORUM кысаларында узган вики-программа турында сөйләде. Шулай ук постерлар сессиясе дәвамында теләгән кешеләр проект тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлегенә ия булды. 

Италия, Әрмәнстан, АКШ, Япония, Швейцария викимедиачылары белән элемтә төзүдән тыш, Кэтрин Маэрга #seletwiki җитәкчесе «Сәләт» форумы вики-программасы нәтиҗәләре сөйләде. Кэтрин үз чиратында, күрсәткечләр өчен шатланып, киләсе елда «Сәләт» форумына кушылырга теләген белдерде. 

«Гомумән, чит ил викимедиачылары өчен Россия халыклары телләрендәге вики-проектлары бик кызыклы. Һәм татар Википедиясе аеруча Фәрһад абый былтыр «Ел викимедиачысы» булгач танылды. Википедияне техник яктан үстерүчеләр шулай ук интерфейс, төрле кораллар хакында безнең фикерне беренчеләрдән булып белергә телиләр», – дип хисләре белән уртаклашты Тимерхан.

Исегезгә төшерәбез, сентябрь аенда «Сәләт ВикиМәктәбе» көзге сессиясенә сайлап алу этабы башланачак.