X Төбәкара «Болгар–Туган тел» аланы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде! кире кайтырга

X Межрегиональный форум «Болгар–Туган тел» объявляется открытым!

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән үткәрелүче X Төбәкара «БолгарТуган тел» аланы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде!

Ачылу тантанасына катнашучыларны хөрмәтле кунаклар сәламләде:

• Тимур Жәүдәт улы Сөләйманов - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Рәссәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе

• Минзәлия Зәһри кызы Закирова - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары;

• Фәргать Вәгыйз улы Мөхәммәтов - Спас муниципаль район җитәкчесе.

• Зөлфия Хәфиз кызы Сөнгатуллина - «Яңарыш» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының башкарма директоры.

• Рамил Хәмит улы Мирзагитов - КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты факультетының деканы.

Ачылу тантанасында татар телендә белем алучыларның X халыкара олимпиадасы кысаларында уздырылган «ЮНЕСКО - на страже наследия» проектлар конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде.

«Болгар–Туган тел»аланы беренче тапкыр 2014 нче елда барлыкка килә һәм инде 10 ел дәвамында сәләтле балаларны берләштерә.

Быел «Болгар–Туган тел» Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә 12-18 июнь көннәрендә үтә.

Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. Шуның өчен алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул катнашучыларның һәркайсына татар мәдәниятен үстерүдә үзен җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирүче, бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә. Ул үз эченә тарих, татар, инглиз теле, риторика, актерлык осталыгы һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне ала.

«Болгар–Туган тел» үз алдына куйган төп ике бурычны үтәргә омтыла:

- Яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру;

- Татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә алгарышлы алымнар куллану.

Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

«Болгар–Туган тел» җәйне файдалы һәм онытылмаслык итеп үткәрергә теләүчеләр өчен!