«БикаФест»ның юбилей фестиваленә гаризалар кабул итә башлыйбыз! кире кайтырга

Юбилейный фестиваль «БикаФест» начинает прием заявок!

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XX Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә гаризалар кабул ителә. 

«БикаФест»та егет һәм кызлар җыр һәм нәфис сүзгә осталыгын күрсәтә алачак. Иҗатка сәләтле балаларны яшьтән барлау, сәләтләрен, мөмкинлекләрен ачу өчен кирәкле шартлар булдыру максатын куя торган фестивальнең быел юбилее! Фестивальдә иҗади коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар катнаша. Катнашучыларның яше: 12дән алып 22гә кадәр.

«БикаФест» ике этапта үткәрелә:

1 нче этап – гаризалар кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу (14 нче октябрь – 15 нче ноябрь).

2 нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу (28, 29 нчы ноябрь)

Һәр юнәлеш үз эченә берничә номинацияне ала:

Музыкаль юнәлеш:

1. Иң оста автор-башкаручы

- 12-15 яшькә кадәр,

- 16-22 яшькә кадәр;

2. Иң оста коллектив-башкаручы

- кече форма (дуэт, трио),

- ансамбль;

3. Татар халык җырын иң оста башкаручы

- 12-15 яшькә кадәр,

- 16-22 яшькә кадәр;

4. Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы

- 12-15 яшькә кадәр,

- 16-22 яшькә кадәр;

5. Татар җыры стилизациясе

- 12-15 яшькә кадәр,

- 16-22 яшькә кадәр;

Әдәби юнәлеш:

1. Үз әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция)

- 12-15 яшькә кадәр,

- 16-22 яшькә кадәр;

2. Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция)

- 12-15 яшькә кадәр,

- 16-22 яшькә кадәр;

Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 27 нче ноябрьдә узачак. Конкурс нәтиҗәсендә фестивальнең Гала-концерты булачак. Анда «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк. 

– «Быел фестивальгә үткәрелә башлавына – 20 ел! Гала-концертта катнашучылар, гадәттәгечә, Сәләт Йортында түгел, ә Лаеш районындагы «Йолдызлы» базасында чыгыш ясаячак. Конкурсантлар шунда берничә көн торып, жюри әгъзаларыннан файдалы мәгълүмат алып, кызыклы мастер-классларда катнаша алачак. Әлегә бөтен серләрне ачып бетермибез, ләкин быелгы Гала-концерт, һичшиксез, башкаларыннан аерылып торачак. Шуңа да үзләрен шушы юбилей елында сынап карарга теләүчеләрдән гаризалар көтеп калабыз!» – ди проектның координаторы Гөлназ Гатина. 

Конкурска татар телендә төрле характерда булган ике әсәр әзерләү зарур.

Оештыру комитеты Сәләт Йортында (Казан, Островский ур., 23-нче йорт) урнашкан. Элемтәләр өчен телефон: 8 (843) 292-16-00. Эш сәгатьләре: 9:00-18:00.

Гаризалар бары тик 15 ноябрьгә кадәр генә кабул ителә. 

Тулырак мәгълүмат НИГЕЗЛӘМӘдә!