«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы тәмам! кире кайтырга

Завершился конкурс «Сәләткә нур булган йолдызлар»!

«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы – яшь иҗатчылар өчен үз сәләтләрен күрсәтергә, осталыкларын арттырырга, фикердәшләре белән танышырга менә дигән мөмкинлек! 16 нчы апрельдә узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да моңа ачык дәлил.

Ел саен конкурсның географиясе киңәя. Юбилей елында гаризалар Казан, Яр Чаллы, Бәгелмә, Алабуга, Лениногорск шәһәрләреннән, Арча, Алексеевск, Балык бистәсе, Кайбыч, Сарман, Мөслим, Теләче, Биектау, Кукмара, Яшел Үзән, Әгерҗе, Саба, Балтач, Баулы, Мамадыш, Актаныш, Азнакай, Әтнә, Әлки, Чүпрәле, Нурлат районнарыннан, күрше Чувашия республикасыннан килде. Барлыгы 200гә якын иҗат җимеше! Иң популяр номинация – шигърият. 16 нчы апрельдә, җиңүчеләрне бүләкләү белән беррәттән, катнашучылар өчен кызыклы остаханәләр дә оештырылды.

«Образлы фикер йөртү» – Йолдыз апа Миңнуллина үз тирәсенә яшь шагыйрьләрне җыйды: бергәләп образлы фикер йөртү турында фикер алыштылар. Әлфәт абый Закирҗанов әдәби әсәрләрдәге конфликт һәм персонаж турында сөйләде. Публицистика жанрын үз итүчеләргә «Инде» интернет-журналының баш мөхәррире Ксения Лукичева дәрес бирде. Ә үз әсәрләрен дөрес итеп язу гына түгел, матур итеп укырга өйрәнергә теләгәннәр өчен Габдулла Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллинадан сәхнә теле серләрен чиште. 

«Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы күңелегездә бары тик яхшы хатирәләр генә калдырган дип ышанып калабыз! Һәр катнашучыга, жюри һәм спикерларыбызга, партнерларыбызга зур рәхмәт! 

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Исемлеге – монда.