Азнакай

«Сәләт – Азнакай» аланы Азнакай районы сәләтле балаларына күпкырлы «Сәләт» дөньясын гизү мөмкинлеге бирә. Алан программасының нигезен «Фото», «Видео», «Актерлык осталыгы», «Шаяннар һәм тапкырлар клубы», «SMM» кебек остаханәләр эше тәшкил итә. «Сәләт-Азнакай» әйдаманнар командасы сәләтле балалар белән эш үзенчәлекләрен өйрәнгән тәҗрибәле әйдаманнардан тора.
Аланның төп максаты – сәләтле балаларга һәм үсмерләргә ярдәм күрсәтү. Шул максаттан «Сәләт-Азнакай» аланы түбәндәге бурычларны үти:
– сәләтле балаларны һәм үсмерләрне эзли, сайлап ала һәм ТРның фәнни-тикшеренү үзәкләре өчен интеллектуалҗ-рухи элита булдыруда катнаша;
– сәләтле балаларны иҗади, интеллектуаль һәм физик яктан үстерә.
«Сәләт-Азнакай» аланы академик Индус Ризак улы Таһиров һәм безнең арадан бакый дөньяга күчкән Илдар Зариф улы Хәйбуллов тырышлыгы белән ачылды.
Юллама бәясе: 2 500 сум.
Без социаль челтәрләрдә:
https://instagram.com/selet.aznakay?igshid=grbtzndfwadd