Монреаль

2017-нче елда беренче тапкыр «Сәләт-Монреаль» аланы эшли башлаячак.

«Сәләт-Монреаль» халыкара уку-укыту һәм сәламәтләндерү лагере Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Канаданың Монреаль шәһәрендә уздырыла. 

2017-нче елда «Сәләт-Монреаль» аланында катнашучыларны сайлау конкурсы (моннан соң – Конкурс) урта гомумбелем бирү, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында укучы балалар һәм яшьләр, Татарстан Республикасында эшләүче 14-35 яшьтәге яшьләр арасында уздырыла. 

Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасыннан һәм Рәсәй Федерациясенең башка төбәкләреннән сәләтле балаларга һәм актив яшьләргә үсү өчен мөмкинлекләр тудыру.

Конкурсны үткәрү берничә этаптан тора

1-нче этап – «Читттән торып сайлап алу этабы»: Конкурста катнашу өчен гариза юллау. Бу этапта 5-нче февральгә кадәр команда әгъзаларының портфолиоларын әзерләп, portfolio-selet.ru сайтында махсус форманы тутырырга кирәк. «Читтән торып сайлап алу этабы»нда «Сәләт» проектларында кайчан һәм кем буларак катнашу хакында мәгълүмат бирү мөһим (сәлкеш, әйдаман, башҗитәк, укытучы һ.б.). 

2-нче этап – «Турыдан-туры сайлап алу этабы»: 2017-нче елның 6-нчы февраленнән алып 10-нчы февральгә кадәр гариза тутырган һәрбер катнашучы белән әңгәмә.

3-нче этап – «Турыдан-туры сайлап алу этабы»: 2017-нче елның 13-нче февраленнән алып 26-нчы мартына кадәр команда туплап, Конкурс биремнәрен үтәү

4-нче этап – «Супер финал»: әлеге этапның үткәрү вакыты, аның биремнәре хакында Оештыру комитеты аерым игълан итәчәк

5-нче этап – «Нәтиҗәләр ясау. Җиңүчеләрне билгеләү»: нәтиҗәләр 2017-нче елның 10-нчы апреленнән дә соңга калмый хәбәр ителәчәк.

Конкурсның этапларын үткәрү, аларга бәя бирү өчен Экспертлар советы оештырыла. Экспертлар советы составын «Сәләт» ТРЯИФ генераль директоры раслый

Экспертлар советының әгъзалары Татарстан Республикасының, Рәсәй Федерациясенең башкарма һәм канун чыгару хакимияте, Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләреннән төзелә.

Нигезләмә

гариза җибәрергә
Житәкчелек