Изге Чишмә кире кайтырга

Үткәрелү вакыты:
15 июнь - 8 август
Үткәрелү урыны:
Биләр шәһәре, Алексеевск районы
Катнашучылар:
«Сәләт» аланнарын үткән югары уку йортлары студентлары, «Сәләт» ветераннары

Студентларның «Сәләт-Изге Чишмә» чатыр аланы ел саен Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында «Сәләт» хәрәкәте ветераннарын җыя. Студентлар монда экология, тарих, археология юнәлешендә эзләнүләр алып бара, өстәмә белем ала. Туризм һәм спорт программасы туган якны өйрәнү, тарих дәресләре белән үрелеп бара.

Студентларның кыр шартларында чатырларда яшәве, учакта ризык әзерләп, үз көннәрен үзләре күрүе бу аланны башкаларыннан аерып тора. 1999-нчы елда оешкан «Сәләт-Изге Чишмә» аланында бүгенге көнгә 1000-нән артык студент ял итте.


гариза җибәрергә

Җитәкчелек