«Бәләкәч»

«Бәләкәч» проекты – әти-әниләре Сәләттә тәрбияләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җыючы һәм үстерүче проект ул. 

«Бәләкәч» үз эченә ала:

- «Бәләкәч» балалар клубы – ел әйләнәсе Сәләт йортында узучы дәресләр, Клуб кысаларында төрле чаралар;
- «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә уку-укыту сессияләре (Биләр, Алексеевск районы);
- Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы кысаларында «Бәләкәч» мәйданчыгы (Биләр, Алексеевск районы).
Проектның максаты – баланың потенциалын, аны барьяклап шәхес буларак үстерү өчен шартлар булдыру. 

Проектның бурычлары:

- әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү өчен кызыклы уку-укыту чаралары тәкъдим итү;
- баланың шәхси үсешенә аерым игътибар бирүче мохит булдыру (баланы башкалар белән түгел, ә үз-үзе белән чагыштыру);
- җылы һәм дустанә атмосфера формалаштыру, баланы эмоциональ тынычлык белән тәэмин итү;
- күптелле мохит булдыру (балага туган татар телендә, дәүләт теле – рус телендә, чит телләрдә дә аралашу мөмкинлеге тудырылган).

Җитәкчелек