- Төп
- /
- Проектлар
Проектлар
Ефәк Канат
«Ефәк Канат» — татар халкы мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксына торган сәләтле яшьләр өчен «Бабаларыбыз эзеннән» программасы кысаларында оештырылган халыкара проект.
Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге «Кичүчат» уку-укыту мәдәни фестивале
Яшьләрнең «Кичүчат» татар мәдәнияте фестивале беренче тапкыр 2014-нче елның җәендә үтте һәм атаклы татар галим-мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдиннең туган авылы Кичүчатта (Әлмәт районы) 100-ләп катнашучыны (11-22 яшьлек малайлар һәм егетләр) үз чараларына җәлеп итте.
«Сәмрух» ел премиясе
Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.
Сәләткә нур булган йолдызлар
«Сәләткә нур булган йолдызлар» – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтүне максат итеп куйган әдәби конкурс.
«Сәләт-Лекторий»
«Сәләт» Лекторие проекты кысаларында «Сәләт» яшьләре ай саен төрле өлкәдәге күренекле шәхесләр белән очраша.
«Сәләт» ШТК Лигасы
Сәләтле яшьләр өчен юмор мәктәбе.
«Фәнсар» мәктәбе
Мирза Исмаил улы Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе «Фәнсар» – мәктәп укучыларына өстәмә белем алу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырып, фәнгә тартылучы яшьләрне ачыклауны, аларга ярдәм итүне максат иткән уку-укыту проекты.
«Йолдызлы» аланында укыту һәм сәламәтләндерү үзәге
Укыту һәм сәламәтләндерү «Звездный» — «Йолдызлы» балалар сәламәтләндерү лагерен сәләтле яшьләрнең уку һәм ял үзәге итүне максат итә.