Fundselet

Fundselet – сәләтлеләргә ярдәм күрсәтүче проект. Ул  fund.selet.biz сайты аша эшли һәм анда иганәчеләрдән килгән финанс ярдәм анонслана. Һәр проектның шартлары билгеләнә һәм сайтта урнаштырыла:

-өлеш кертү вакыты;
-җыела торган сумма.

Билгеле бер вакытка өлеш кертү тәмамлангач, 14 эш көне эчендә сайт администрациясе әлеге проектның сайтында яки сайтның социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында  җыелган акча нәтиҗәләре белән таныштыра.

Fundselet – фикердәшләр очрашу, халык тарафыннан проектка ярдәм күрсәтү урыны. Ул мөмкинлекләр мохите ­– биредә тормышчан идеяләр чынга аша. Премиянең төп максаты – Сәләт хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән берләшмәнең активистларын, партнерларын бүләкләү.

2019-нчы елның 12-нче ноябреннән алып, fund.selet.biz мәйданчыгында «Сәмрух-2019» проектының бүләкләү фондын туплау буенча эш башланды. Проектның максаты – 300 000 сум җыю.

2020-нче елның  февралендә «Сәмрух-2019» премиясе җиңүчеләренең исемнәре билгеле була. Аларга 12.11.2019 – 2020 елның февраль  аралыгында fund.selet.biz сайтында тупланган бүләкләү фондыннан акчалата премия тапшырыла.

Тулырак мәгълүмат fund.selet.biz сайтында. 
Сәләтлеләр мохитенә кушыл! Проектларны бергә тормышка ашырыйк!


Җитәкчелек