Әйдаманнар мәктәбе

Әйдаманнар мәктәбе  – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен  команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала. Ел дәвамында әйдаманнар төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру.

Проектның максаты – Сәләтнең җәйге сменаларына команда туплау.

Әлеге мәктәп түбәндәге мәсьәләләрне чишә: Сәләтнең һәр җәйге сменасына команда туплау, студентларга Сәләт мохитендә уңайлы шартлар тудыру. Ел ахырында Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы» бәйгесе уздырылып иң яхшылары билгеләнә.

Проект беренче тапкыр 2002-нче елда тормышка ашырыла.  Анда Казанның уку йортларыннан 55 студент катнаша. Бүгенге көндә бу мәктәпне 1500 студент тәмамлады.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1. Әйдаманнар өчен гариза бирү кампаниясен ачып җибәрү (октябрь).

2. «Сәләт» Йортында дәресләр уздыру (ноябрь).

3. Күчмә мәктәп (февраль).

4. Сәләтнең җәйге сменаларында эшләү өчен җитәкчеләр белән әңгәмә уздыру (февраль).

5. Смена программаларын тәкъдим итү (март).

6. Җәйге сменаларда команда эчендә программа әзерләү (март-май).

6. Җәйге кампанияне тормышка ашыру (июнь-август).

7. Җәйгә нәтиҗә ясау (сентябрь).

8. Республикакүләм әйдаманнар бәйгесе (ноябрь).


«Әйдаманнар мәктәбе»нең икенче дулкыны 14-15 апрельда Сәләт Йортында узачак.

Гаризаны монда тутырып була.

Җитәкчелек